Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга бата башлаган этне коткарырга маташкан ир-ат үлгән, аның йөкле хатыны тол калган

Әлеге фаҗига мәрхүмнең әтисе күз алдында булган.

news_top_970_100
Суга бата башлаган этне коткарырга маташкан ир-ат үлгән, аның йөкле хатыны тол калган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә суга бата башлаган этне коткарырга тырышкан ир-ат һәлак булган. Аның тол калган яшь хатыны бәби көтә. Бу турыда «МК» сайты хәбәр итте.

30 яшьлек Сергей 31 яшьлек хатыны Анастасия белән Отрадное районында яши, аның әтисе Лосиноостровский районында тора.

Фаҗига булган көнне Сергей ике яшьлек спаниель этен ала һәм әтисе белән очрашуга килә. Алар кичке алтылар тирәсендә эт белән урамда йөрергә чыгалар. Эт юка боз өстенә кереп китә һәм бата башлый. Эт үзе судан чыгарга маташа, тик булдыра алмый. Шуннан соң аның коткарырга дип хуҗасы да бозлы суга керә.

Сергейның аягын көзән җыерган булуы ихтимал, шуңа күрә ул үзе дә бата башлый. Шаһитлар экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Коткаручылар килеп җиткәндә Сергей да, аның эте дә су астына киткән була инде. Аларның мәетләрен берничә сәгатьтән соң гына табалар.

Мәрхүм ир-ат эколог булып эшли. 2016 елда ул Анастасия исемле кызга өйләнә. Алар бик озак вакыт бәби табу турында хыяллана. Ниһаять, 31 яшьлек Анастасия бәбигә уза. Ул җиденче ай йөкле була, хатын ир бала көтә.

Фаҗига булган көнне көндез Сергей аны бала тудыру йортына ятарга илтеп куя. Кич белән Сергей хатыны янына хастаханәгә әйберләр китерергә планлаштыра.

Сергейның үлеме турында Анастасиягә кайнатасы әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100