Суга 1 аш кашыгы глицерин саласың да, идәннәр ялтырый, оекбашлар да 1 айдан артык чиста була. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Идәннәр чиста һәм ялтырап торсын өчен, бик гади һәм арзанлы ысул бар. Моның өчен даруханәдән глицерин алырга кирәк.
Чиләк ярым җылы суга 1 аш кашыгы глицерин өстәгез. Ул идәнне пычрактан чистартып кына калмый, ә өстенә тузан кундырмый торган антистатик катлам барлыкка китерә.
Хуш ис булсын өчен 4-5 тамчы эфир мае да тамызып җибәрә аласыз.
Глицеринны тузан сөртү өчен дә кулланырга мөмкин. Шуннан соң өслекләргә тузан утырмый башлаячак, дип ышандыра оста хуҗабикәләр.