Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Судта матбугат сәркатибе булып эшләүче ир-атның мәетен башсыз килеш тапканнар

news_top_970_100

Петропавловск-Камчатский шәһәрендә башы булмаган мәет табылган. Ул судта матбугат сәркатибе булып эшләүче ир-ат булып чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

38 яшьлек ир-ат 6 көн элек югалган. 23 февраль киченнән башлап аны полиция һәм волонтерлар эзләгән.

Мәетне Невельский урамындагы шәхси йортлары янында кар көртендә табалар. Аның башы булмый, гәүдәсендә тешләнгән эзләр күренә.

Хәзер бу кешенең үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Хокук саклаучылар криминал булуда шикләнә. Дмитрий А. исемле бу кеше урамда йокыга киткән һәм өшеп үлгән булуы ихтимал. Аннары аның гәүдәсен сукбай этләр өзгәләп бетерүе мөмкин.

Шәһәр судында матбугат сәркатибе булып эшләүче бу ир-ат 23 февральгә каршы төндә өеннән чыгып китә. Ул дустына кунакка бармакчы була. Ләкин аннары кая киткәне билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100