Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Солтанова элекке ире белән судлашачак: «Балаларны башка мәктәпкә күчерергә бирми»

news_top_970_100
Гөлназ Солтанова элекке ире белән судлашачак: «Балаларны башка мәктәпкә күчерергә бирми»
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Солтанова элекке ире аркасында балаларын мәктәпкә озата алмаган. Аның кечкенә улы Роберт – быел 1 сыйныфка, ә олы улы Җәүдәт 4 сыйныфка бара. Җырчы балаларны йортлары янәшәсендәге 18 нче мәктәпкә урнаштырган. Ләкин элекке ире генә Гөлназның карары белән килешми. Ул балаларны кире түләүле лицейга күчергән. Шәхси тормышындагы авырлыклар турында Гөлназ сторисларында язган.

«Әле генә мәктәп директорының кечкенә улымны 18 нче мәктәптән чыгарырга мәҗбүр булуын белдем. Мәгариф бүлегеннән шалтырату булган… Минем балаларым өчен сайлый алу хокукым булмау коточкыч. Суд карары буенча алар минем белән яши. Теркәлү урыны буенча алар шушы дәүләт мәктәбендә укырга тиешләр. Олы улымның бигрәк тә монда укыйсы килә. Бүген бәйрәм линейкасында була алмавы турында бик моңсуланып сөйләде. Ә кечкенәсе әле беренче сыйныфка гына керә, шуңа күрә аңлап бетерми. Мин судка дәгъва белдердем. Бу сорауны суд аша хәл итәргә туры киләчәк. Әмма бу күпме вакытны алачак... Безнең мөнәсәбәтләргә балалар болай да борчыла. Хәзер исә үзләре теләгән мәктәпкә бара алмаганга да, әтиләренең үзен шулай тотуына да бик кайгырышалар. Ул бүген, үзенең яхшы әти икәнлеген күрсәтмәкче булып, балаларны хәзер йөри торган кызы (хатынымы шунда) белән түләүле лицейга илткән», – дип сөйләгән Гөлназ.

Икенче сторисында ул балаларны үзенә кире алып килүләрен, алар белән Белем бәйрәмен 2 сентябрь көнне булса да билгеләп үтүләрен яза. 

 

Фото: © Гөлназ Солтанова сторисларыннан

 

Фото: © Гөлназ Солтанова сторисларыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100