«Судьба человека», «Тихий Дон» кинолары йолдызы, халык артисты Зинаида Кириенко вафат
Аңа 88 яшь иде.
РСФСР халык артисты Зинаида Кириенко 88 яшендә вафат булды. Бу турыда Россия Кинематографистлар берлегенә сылтама белән РЕН ТВ яза.
Ул соңгы көннәрендә хастаханәдә була. Зинаида Кириенко геморрагик инсульт кичерә. Анда коронавирус та була. Шулай ук ул өлешчә параличланган. Өстәвенә онкология авыру да хәлне катлауландыра.
Зинаида Кириенко «Судьба человека», «Тихий Дон», «Любить по-русски — 2», «Два капитана» һәм башка фильмнар аша таныш.