news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Судан чыкты да ауды». Бассейнда йөзгәннән соң үсмер комага киткән

news_top
«Судан чыкты да ауды». Бассейнда йөзгәннән соң үсмер комага киткән

Приморьеда 17 яшьлек үсмер бассейнда тренировкадан соң комага киткән һәм үлгән. Ул Находка шәһәрендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 16 февральдә кич белән була. Үсмер тренажерлар залына 17.15 сәгатьтә килә, аннары бассейнда тренировка башлый. 19.30 сәгатьтә егет судан чыга һәм, аңын югалтып, идәнгә ава. Ярты сәгать чамасы вакыт дәвамында аны аңына китерергә маташалар.

Тренер «ашыгыч ярдәм» чакыра, шәфкать туташы килә, йөрәккә туры булмаган массаж ясый. Урынга килгән табиблар егетне реанимациягә алып китә, ләкин аны коткара алмыйлар. 22.15 сәгатьтә үсмернең үлеме турында билгеле була.

Спорт мәктәбендә искәрткәнчә, үсмер егет дәрес вакытында беркем белән дә талашмаган. 

Соңрак билгеле булганча, ул салкын тиеп авырып яткан һәм больничный бетүгә үк тренировкага киткән. 
Әнисе сүзләренчә, үсмер даими рәвештә медосмотр уза, бассейнда шөгыльләнүгә каршы күрсәтмәләр булмый. Егет артыгын шөгыльләнеп җибәргән, һәм организмы чыдамагандыр, дип фаразлыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар