Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Судан чыкканда кулы юк иде». Тарзанкадан суга сикергәндә үсмер малайның кулы өзелгән

14 яшьлек малай авылга әбисе белән бабасы янына ял итәргә кайткан булган.

news_top_970_100
«Судан чыкканда кулы юк иде». Тарзанкадан суга сикергәндә үсмер малайның кулы өзелгән
/pixabay.com

Мәскәү өлкәсендә күлдә коенганда тарзанкадан сикереп, бер үсмер кулсыз калган. Имгәнгән балага беренче ярдәмне шаһитлар күрсәткән, аннары аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 22 июньдә Кушки авылы янындагы күлдә була. 14 яшьлек малай авылга әбисе белән бабасы янына ял итәргә кайта. Малайлар агачка бау бәйләп куялар һәм тарзанка ясыйлар. Менә шушы бауга тотынып сикергәндә, малайның кулы элмәккә эләгеп кала.

«Кычкырган тавыш ишеткәч, танышым ярдәм итәргә ташланды. Ул икенче ярга йөзеп чыкты һәм малайга ярга чыгарга ярдәм итте. Аның уң кулының чугы юк иде, ярадан кан акты. Танышым малайның кулын сөлге белән урап куя, аннары сай урыннан икенче ярга таба алып чыга. Травмасы бик катлаулы булса да, үсмер аңын югалтмаган», — дип сөйләгән ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан хатын-кыз.

Шаһитлар баланың өзелеп калган кулын эзләп караган, тик таба алмаганнар. Аннары әби кеше оныгының кулын эзләп тапкан. Бу вакытта баланы хастаханәгә алып киткән булганнар инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100