Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Судан аяклар тырпаеп тора». Иглин районында ир белән хатын суда батып үлгән

news_top_970_100
«Судан аяклар тырпаеп тора». Иглин районында ир белән хатын суда батып үлгән
Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

25 ноябрьдә Башкортстанның Иглин районындагы Подольский авылында Сим елгасында фаҗига була. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

1952 елда туган ир-ат һәм 1954 елда туган хатын бирегә балыкка килә. Кич белән ирнең дә, хатынның да телефоны җавап бирми башлый. Туганнары аларны эзләргә керешә.

Балык тота торган урын тирәсендә югалган ир белән хатынның машинасы табыла, шунда ук аларның әйберләре – бияләйләр, боз бораулый торган бур, балык тоту кирәк-яраклары да ята. Болар барысы да бозның эрегән урыны янындарак була.

Эзләүчеләр боз уртасындагы сулыкта аяклар тырпаеп торуын күреп ала. Ул ир-атныкы дип фаразлыйлар. Урынга Россия Гадәттән тыш министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре килә. Алар суда мәетләрне табып ала.

Ир белән хатын Чиләбе өлкәсеннән килгән булуы билгеле, диелә хәбәрдә.

newsbash.ru белешмәсе буенча, ир белән хатын бу урынга башкорт табигате белән сокланырга килгән. Алар еш кына шулай сәяхәт итеп йөргән. Әлеге фаҗига турында танышлары сөйләгән. Алар кичен ир белән хатынга шалтыратып карый, ләкин телефоннар эшләми. Шуннан алар борчуга кала. Таныш ир-ат, машинага утырып, ир белән хатын гадәттә ял итә торган урынга килә. Шунда ул аларның машинасын күрә, суда аяклар тырпаеп торуын да абайлап ала. Урынга коткаручылар чакыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100