news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Суда шаяру куркыныч!» – Бүген көндез 17 яшьлек үсмер батып үлгән

news_top
«Суда шаяру куркыныч!» – Бүген көндез 17 яшьлек үсмер батып үлгән
Фото: https://vk.com/mchs__russia

Ярославль өлкәсендә бүген көндез 17 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Фаҗига Прусов карьерларында була. 17 яшьлек 5 үсмер кабартып тутырыла торган көймәдә йөри. Алар бер-берсен суга төртеп төшереп уйный. Шул чакта бер егет бата. Аның мәетен водолазлар тапкан.

«Суда шаярту куркыныч! Таныш булмаган урында чуму, суда уйнашу, көймәдән һәм башка йөзү чараларыннан сикерү фаҗигагә китерә», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июнь 2024
    Исемсез
    Явыз хэзерге балалар 😡😡😡4эу карап торып батырганнар инде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар