Суд Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевны колония-поселениегә күчерергә ризалашкан
Менделеевск суды Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев адвокатының үтенечен канәгатьләндергән – аны катгый режимлы колониядән колония-поселениегә күчерәчәкләр. Бу хакта судның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Искәртеп үтик, узган елның ноябрендә Чаллы шәһәр суды Тукай районы башкарма комитетының элекке җитәкчесе һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка карата хөкем карары чыгарган иде. Суд аны вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепле дип тапты.
Тикшерү версиясе буенча, Фаил Камаев үзенең хезмәт вәкаләтләрен кулланып, бер танышына 273 мең сумнан кыйммәтрәк җир кишәрлегенә бушлай милек хокукы биргән, ә үзе 1,6 млн сумлык өч кишәрлекне бушлай алган. Моннан тыш, аның үтенече буенча төрле эшмәкәрләр аның өчен 650 мең сумга якын счет түләгән.
Камаев икенче эшмәкәргә бурыч кайтару өчен, Мәләкәс авылының «Яшьлек» мәдәният йортында пәрдәләр һәм жалюзи әзерләү, урнаштыру буенча эшмәкәр башкарган эшләр бәясен 100 мең сумга арттырган.
Тагын бер очракта контракт буенча түләүләр алуда ярдәм иткәне өчен төзелеш компаниясе аңа Тукай районының Яңа бистәсендә бушлай йорт салган. Ә икенчесендә «Тракресурс» компаниясе директоры Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан җир кишәрлекләрен милеккә алу турындагы гаризаларны карауны тизләтүгә ярдәм иткән өчен аңа 280 мең сумнан артык счет түләгән.
Камаев күрсәтмәсе буенча шулай ук 25 җир кишәрлеген башка 5 җир кишәрлегенә алмаштыру дәүләт өчен гаять отышсыз булып, сизелерлек зыян китергән.
Суд аңа 4 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә җибәрү, 6 млн сум күләмендә штраф һәм 3 елга җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарында вазифалар башкаруны тыю рәвешендә җәза билгеләде.