Татарстан Югары суды Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинны 3 февральгә кадәр СИЗОда калдырды. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә раслаганнар.
Искәртеп үтик: тикшерү версиясе буенча, Муллин һәм ачыкланмаган затлар, 2024 елның ноябреннән бирле, вәкаләтләрен арттырып кулланып, эшмәкәр Әхәтов башкармаячагын белә торып, хәрби хезмәткә яңа алынган кешеләр (новобранец) рекрутингы буенча хезмәтләр башкарылу турында документлар имзалаган. Контракт имзаларга алып килгән һәр кеше өчен Әхәтов 100 мең сумга якын акча алырга тиеш була.
Шулай итеп, Муллин билгеләнмәгән затлар белән эшне башкару турында актка, Әхәтов 158 рекрут китерде, дигән ялган белешмә кертә. Соңыннан ул, бюджет хисабыннан 65 млн сум алу өчен, банкка документлар тапшыра. Әхәтовка шул акчаның 21 миллионын урларга кушалар, 4 млн сум банк комиссиясе өстәмә зыян була.
Тикшерү версиясе буенча, мошенниклыкның икенче эпизоды быел августта була, һәм ул 11 млн сум зыянга бәйле. Монда да гамәлләр схемасы шундый ук була, тик бу очракта Татарстан ДОСААФы бүлеп биргән акчага бәйле, янәсе, Әхәтов, шунда хәрби хезмәткә яңа алынган 129 кеше алып килгән, диелә хәбәрдә.