Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд Марий Элның элеккеге башлыгын ришвәт алуда гаепле дип тапты

Прокурор Леонид Маркеловны 17 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 235 миллион сум штраф салуны сорый.

news_top_970_100
Суд Марий Элның элеккеге башлыгын ришвәт алуда гаепле дип тапты
http://mari-el.gov.ru

Түбән Новгород районы суды Марий Эл Республикасының элеккеге башлыгы Леонид Маркеловны ришвәтчелектә гаепле дип тапкан. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Судья сүзләренчә, суд Маркеловның акчалата ришвәт алуын ачыклаган.

Бүген элеккеге түрәгә хөкем карарын укый башладылар. Маркеловның адвокатлары журналистларга хәбәр иткәнчә, эш материаллары 200 том чамасы, хөкем карарын уку берничә көн булуы ихтимал.

Маркеловны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда, вазифаи вәкаләтләрен арттырып куллануда, законсыз рәвештә хәрби припаслар алу һәм саклауда гаеплиләр. Ул үзе гаебен танымый.

Дәүләт гаепләүчесе Маркеловны 17 елга колониягә озатуны һәм 235 миллион сум штраф салуны, дәүләт бүләкләрен кире алуны, өч ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыюны сорый.

Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү версиясе буенча, Маркелов вексель схемасы ярдәмендә, арадашчы аша «Акашево кош фабирикасы» ҖЧҖ хуҗасы Николай Криваштан 235 миллион сумнан артык ришвәт алган, диелә хәбәрдә.

2020 елның сентябрендә суд Маркеловның 375 сумлык милеген дәүләт хисабына алган, дип хәбәр иткән иде «Интерфакс».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100