Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд карары: Зиннур абый сыерын бәрдереп үтергән кешегә пенсиясен биреп барырга мәҗбүр

Лаеш районы судында 2019 елның 1 сентябрендә булган юл-транспорт һәлакәте эше кабат каралды. Машина юлына чыккан сыерны машина бәрдереп китә... Хәзер сыер хуҗасы – пенсионер – машина хуҗасына компенсация түли.

news_top_970_100
Суд карары: Зиннур абый сыерын бәрдереп үтергән кешегә пенсиясен биреп барырга мәҗбүр
Зөһрә Гәрәеваның шәхси архивыннан

27 сентябрьдә Лаеш район судында гадәти булмаган юл-транспорт һәлакәте турындагы катлаулы административ эшне яңадан карау башланды. Ул 2019 елның 1 сентябрендә Казаннан чыгу юлында Вороновка авылы янындагы трассада булган иде. Бу хакта – «Татар-информ» репортажында.

Машина юлына чыккан сыерны «Ниссан Жук» бәрдерә. Сыер үлә, машина ватыла. Күпмедер вакыт үткәч, машина хуҗасы үлгән сыер хуҗасын судка бирә һәм ота. Суд машина хуҗасы файдасына 450 мең сум матди зыянны түләтергә, дигән карар кабул итә.

Соңгы берничә ел эчендә 77 яшьлек Зиннур Шәйхетдиновның пенсиясеннән компенсация тотып калалар. Пенсионерның кызы Зөһрә Гәрәева суд карарын гаделсез дип саный.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

«Сыерны этләр куркыткан. Ул качып китеп адашкан иде, шуңа күрә соң гына берүзе йөргән. Юл һәлакәтеннән соң 1 ел узгач, суд приставлары әти пенсиясенең 50 процентын тотып кала башладылар. Без эшнең нәрсәдә икәнен белешә башладык, шуннан соң гына суд булганын һәм әтинең оттырганын белдек. Ул вакытта ук аның сәламәтлеге яхшы түгел иде, шуңа күрә мин, аның мәнфәгатьләрен судта яклау өчен ышаныч кәгазе рәсмиләштереп, гаделлек өчен көрәшә башладым», – дип сөйләде Зөһрә. Аның сүзләренчә, әтисе гаепле түгел.

Суд «терлек артыннан аның хуҗасы карарга тиеш булган» дип тапкан. Машина юлына чыкканы өчен дә хуҗасы гаепле була.

Зөһрә Гәрәева моның белән килешми. «Юл һәлакәте вакытында юлда «Кыргый хайваннар, сак булыгыз!» дигән юл билгесе куелган иде. Димәк, машина йөртүче бик игътибарлы булып, тизлеген сәгатенә 40 кмдан да арттырмаска тиеш иде. Ә чынлыкта исә, ул шулхәтле зур тизлек белән барган – ярты тонналык хайван машина капотын йолкып ук аткан, кырыйга учкан. Бу эшне карый башлагач, мин юл һәлакәте булган урынга бардым. Ул вакытта анда юл билгесе юк иде инде», – дип аңлата ул.

Шуннан соң Зөһрә транспорт комитетына мөрәҗәгать итә. Аңа билге чыннан да булган, аны муниципалитет алмаган, кемдер алган, дип җавап бирәләр. Акча бүлеп бирелгәннән соң, аны кире кайтарырга вәгъдә иттеләр.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

«Мин Татарстан Югары судына шикаять белән мөрәҗәгать иттем. Ул «машина йөртүченең дә гаебе бар» дигән карар чыгарды. Тагын бер шикаять судның элеккеге карарын гамәлдән чыгарырга ярдәм итте. Шуннан соң эшне яңадан карауга җибәрделәр. Башта эшне Казанның Идел буе районы суды караган, хәзер аны Лаеш районына җибәрергә карар иткәннәр», – дип уртаклашты Зөһрә Гәрәева.

Бүген Зөһрә белән судка әнисе – пенсионерның хатыны, 72 яшьлек Фәридә Шәйхетдинова да килгән иде.

«Бик аяныч, инде 4 ел газапланабыз. Иремнең пенсиясен бөтенләй таныш булмаган кеше ала. Пенсиябез болай да бик аз иде, шуңа күрә без берничә сыер тоттык. Бик авыр эш, әмма яшебез дә булуга карамастан, без тырыштык. Судтан соң ирем 2 тапкыр инсульт кичерде, бик борчылды», – дип сөйли ул.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Алар инде 41 ел сыер асрый. Ире 50 ел шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. 18 мең сум булган пенсиясенең дә яртысын алып калалар. Икесенә бергә аена 20 мең сум пенсия калган. Моңа кадәр алар башлыча сыер асрап яшәгән.

Пенсионерларның кызы сыерны бәрдергән шофер үзенең хокукларын өченче кешегә – адвокатка биргәнен сөйләде.

«Башта алар 2007 елгы машина җимерелгән өчен 950 мең сум акча сораган булган. Аннары, ул таләптән кире кайтып, сумманың яртысын гына калдырганнар», – дип аңлатты ул.

Судка машина хуҗасыннан компенсация таләп итү хокукын сатып алган адвокат килгән иде. Ул комментарий бирүдән баш тартты. Аны күргәч, Фәридә Шәйхетдинова тыелып кала алмый, елый һәм кычкыра башлады.

«Оятсыз син! Синең аркада минем ирем инвалид булып калды. Без үлем көтәбез, ә син безнең соңгы кисәк икмәгебезне аласың!» – диде ул.

Адвокат приставларга апаны тынычландырырга кушты һәм, урамга чыгып, процесс башлануын шунда көтте. Утырыш башлануын сәгать ярым көтәргә туры килде. Соңыннан бөтен катнашучыларны да залга чакырдылар.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Судья «бу эшнең вакыты чыкмадымы икән» дип кызыксынды. Юридик белеме булмаган Зөһрә суд юлында йөреп тәҗрибә туплап өлгергән, һәм ул үз дәлилләрен китерә башлады.

«Закон нигезендә, әгәр суд тикшерү вакыты чыккан дип санаса да, вакыт үткәрүне сәбәпсез булмаган, дип таный ала. Чөнки барлык тикшерүләрнең сәбәбе – юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергән автоинспекторның вазифаи затны законсыз һәм нигезсез билгеләве», – диде ул.

Суд боларны кабул итте һәм дәлилләрне өйрәнә башлады. Аннан соң суд машина йөртүче вәкиленә үз фикерен җиткерергә тәкъдим итте. «Кызыксынучы зат үз позициясен суд утырышында белдергән иде. Ул үзгәрешсез калды», – дип белдерде адвокат.

Суд киңәшмә бүлмәсенә кереп китте. Соңыннан «элеккеге карарны үзгәрешсез калдырырга» дигән карар кабул итте. Димәк, Зиннур Шәйхетдинов алга таба да пенсиясенең яртысын биреп барырга тиеш булачак.

«Моңа күпме генә көч һәм вакыт кирәксә дә, мин алга таба да гаделлек өчен көрәшәчәкмен», – дип белдерде Зөһрә Гәрәева.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2023
    Исемсез
    Хэерле кон! Конечно туктамагыз, монда кая сон дореслек. Ул узе сыер алып бирергэ тиеш булгандыр эле.
  • 30 сентябрь 2023
    Исемсез
    Сыер йэ котудэ йэ мал сараенда булырга тиеш!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100