Швейцария Федераль суды фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның антидопинг кагыйдәләрен бозу эше буенча карарны кабат карау турында гаризасын кире какты. Шулай ук суд чыгымнарын – 23 мең Швейцария франкы (якынча 2,3 миллион сум) – түләүне Камилә Вәлиева ягына йөкләделәр. Бу турыда РИА Новости судның матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
Швейцария Федераль суды 30 октябрьдә Камилә Вәлиеваның антидопинг кагыйдәләрен бозу эше буенча Спорт арбитраж судының (CAS) карарын үзгәртү турында гаризасын кире какты.
Релизда әйтелгәнчә, Вәлиева исеменнән гариза бирүче суд чыгымнарын 7 мең Швейцария франкы күләмендә капларга тиеш. Шулай ук Вәлиева ягыннан Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыгына (WADA) 8 мең Швейцария франкы күләмендә суд чыгымнарын түләргә йөкләмә бирелде.
CAS 2024 елның 29 гыйнварында Вәлиеваны, антидопинг кагыйдәләрен бозу сәбәпле, 4 елга дисквалификацияләде һәм 2021 елның 25 декабреннән башлап нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды.
ISU Вәлиеваны допинг эше буенча тикшерү тәмамланганнан соң, Пекинда узган Олимпиада уеннарында команда ярышларының медальләрен яңадан бүлде: Америка командасына – алтын, Япония командасына – көмеш, ә Россия командасына бронза бирде.
CAS Россия һәм Канада якларының ISU карарына каршы шикаятьләрен бер-бер артлы кире какты. Швейцария Федераль суды да Вәлиеваның дисквалификациясе турында CAS карарын кире какты. Спортчының соңгы шикаяте 2024 елның декабрендә Швейцария Федераль судында теркәлде, диелә хәбәрдә.