Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд чит ил агенты дип табылган Владимир Кара-Мурзаны 25 елга колониягә хөкем итте

news_top_970_100
Суд чит ил агенты дип табылган Владимир Кара-Мурзаны 25 елга колониягә хөкем итте
Фото: moscowcourts / Telegram

Мәскәү шәһәр суды оппозиция сәясәтчесе Владимир Кара-Мурзаны* (Россиядә «ят агент» дип танылган) дәүләткә хыянәт һәм Россия армиясе турында ялган хәбәрләр тарату эше буенча 25 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гаепләнүче Владимир Кара-Мурзага* 25 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрү җәзасы билгеләргә», – дип хөкем карарын игълан иткән суд коллегиясе.

Прокурор нәкъ шундый срок сораган булган. Моннан тыш, сәясәтчегә 400 мең сум штраф, 1,5 елга иреген чикләү билгеләнгән һәм 7 ел журналистика белән шөгыльләнү тыела. Соңгы ике гаепләү иреккә чыкканнан соң гамәлдә була.

Тыңлаулар Мәскәү шәһәр судында ябык режимда узган. Өч эш бергә берләштерелгән. Тикшерүне Тикшерү комитеты алып барган. РИА Новостига Владимир Кара-Мурзаның адвокаты Вадим Прохоров белдергәнчә, бу дәүләткә хыянәт буенча эшне ФСБ түгел, ә Тикшерү комитеты алып барган беренче очрак булган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, сәясәтче Американың Аризона штаты вәкилләре палатасында «сәяси нәфрәт мотивлары буенча» «Кораллы көчләрне Украинада торак районнарны, бала тудыру йортларын, хастаханәләрне һәм мәктәпләрне бомбардировкалау өчен файдалану турында ялган мәгълүмат» җиткергән.

Соңрак, чит ил яки халыкара НПОда эшләү буенча икенче җинаять эше дә барлыкка килә.

Өченче һәм иң авыр җинаять – Җинаять Кодексының 275нче маддәсе буенча дәүләткә хыянәттә гаепләү. Бу маддә 20 елга кадәр колониягә җибәрүне күздә тота. Ул өч эпизодта гаепләнә: НАТО ассамблеясында, Ослода Хельсинки комитетында һәм АКШта чыгыш ясау.

Хөкем карарын игълан иткәндә билгеләп үтелгәнчә, Кара-Мурзаның ике гражданлыгы бар: Россиядән тыш, ул Бөекбритания гражданины булып тора һәм АКШта яшәүгә рөхсәте бар. Кулга алынганчы, ул Мәскәүдә теркәлгән булган, әмма Американың Вирджиния штатында яшәгән.

  • Владимир Кара-Мурза – Россиядәге оппозиция хәрәкәтендә катнашучы, Европадагы һәм АКШтагы төрле форумнарда еш кунак, билгеле журналист һәм оппозиционер Владимир Кара-Мурзаның (1959 – 2019) улы. Ул 1981 елда Мәскәүдә туган, тележурналист, режиссер, публицист буларак танылды.
  • * Чит ил агенты булган физик зат.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100