«Суд була»: Гөлназ Асаева катнашындагы авария буенча эшне тикшерү комитетына тапшырганнар
Җырчы Гөлназ Асаева катнашындагы авария буенча эшне тикшерү комитетына тапшырганнар. Бу хакта артист үзенең сторисларында әйтте.
Гөлназ, авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән, үзенең шәхси номерын социаль челтәрләргә куйганнан соң, төрле яклап куркытулар һәм янаулар башланганын да сөйләде.
«Мин дә корычтан түгел. Социаль челтәрләргә номерымны куйганнан соң, төрле таныш булмаган кешеләрдән янаулар килә башлады. Баштарак моңа игътибар итмәскә тырыштым. Ләкин мин дә кеше, мин дә бик күп нәрсәләрне йөрәгемә якын алам. Миңа да бу сүзләрне күтәрүе бик авыр.
Үземә язган һәр кеше алдында кемгә, ничек ярдәм итүебез турында хисап тотарга җыенмыйм. Безнең булышырга теләвебезне йомшаклык дип кабул итәләр. Нигә кешеләр шундый явыз? Ярый, мин мондый басымнарга түзеп тора алам. Ә минем урында психологик яктан көчсез башка кеше булса? Кешеләр моның тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында бөтенләй уйламый. Шуңа күрә бу теманы ябабыз. Без монда берни дә хәл итә алмыйбыз. Моның өчен суд бар. Ул булачак, чөнки эшне тикшерү комитетына тапшырдылар. Нигә мине каралтырга һәм пычратырга тырышалардыр? Бу сезгә нәрсә бирә? Аңламыйм», – дип язган Асаева.
Исегезгә төшерәбез, авария 28 февраль көнне Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында булды. Анда JAC һәм Hyundai Solaris бәрелешә. Һәлакәттә барлыгы дүрт кеше зыян күрде. Авария моментында руль артында Гөлназ Асаева үзе булган. Гөлназ икенче машинадагы зыян күрүчеләрнең гаиләләре белән элемтәгә керүе һәм кирәк кадәр ярдәм күрсәтәчәген дә белдергән иде.
