«Суд бинасындагы электр счетчигы көтмәгәндә үзенең күрсәткечләрен үзгәртте» – мәзәкләр
Барысы да дөрес тукланырга куша. Ләкин берәү дә әйтми: акчасын каян табарга?
● ● ●
Мал табибы терапевтка керә. Терапевт:
– Нәрсәгә зарланасыз?
Мал табибы:
– Юк, алай бит һәркем булдыра!
● ● ●
– Сезнең акчага ни теләсәгез, шуны эшлибез!
– Минем акчам 200 сум гына…
– Алайса теләкләрегезне тыегыз!
● ● ●
Әтисе:
– Улым, исеңдә тот: безнең гаиләдә баш кеше – мин!
– Ә бу турыда әни беләме соң?!
● ● ●
– Капитан, минем ике яңалыгым бар.
– Яхшысыннан башлагыз!
– Корабльдә күселәр бүтән юк.
● ● ●
Суд бинасындагы электр счетчигы көтмәгәндә үзенең күрсәткечләрен үзгәртте.
● ● ●
Элек, янгын чыкканда, күршеләр үзләренең чиләкләре, багорлары белән йөгереп килә иделәр. Ә хәзер – смартфоннары белән. Һәм фотоларны, янгын сүндерүчеләр килгәнче, дөньяга тараталар.
● ● ●
Хәзергә хәтле аңлый алмыйм, ничек авыртуны баса торган таблетка кайсы төшнең авыртканын аңлый?
● ● ●
– Пенсиягә чыкканчы ял итеп калырга кирәк.
– Ә нигә?
– Чөнки соңыннан, пенсия акчасы җитмәү сәбәпле, эшләргә туры киләчәк.
● ● ●
Зарарлы эштә эшләгән өчен сөт кенә бирү җитми, дип исәплим, шуңа күрә кайберәүләргә селедка өстәп, аны ныгытырга, дигән карарга килдем.
● ● ●
СССРда секс булмаган, ләкин һәр гаиләдә 2дән алып 4кә кадәр һәм күбрәк тә бала туган. Хәзер секс бар, әмма гаиләләр 1 генә балалы. Нәтиҗә: балалар секстан тумый. Ләкләкләр кирәк микәнни?..
● ● ●
Бәяләр күтәрелү – борынгы урыс уены.
– Ләкин бит Сталин вакытында бәяләр төшкән…
– Ул чакларда уен кайгысы булмаган.
● ● ●
– Ни өчен син теш табибы булырга теләдең?
– Ә миңа ир-атларның авызларын ачып, күзләрен шар итеп карап торулары бик ошый.
● ● ●
– Кадерлем, өйгә кергәч тә ишек төбендә нинди бүләкләр тора ул?
– Кагылма аларга! Ул безнең ризык пешерүчегә, җыештыручыга һәм бала караучыга!
– Бездә бит андый кешеләр юк.
– Ничек булмасын? Ә мин?!
● ● ●
Яшәгән, ди, карт белән карчык. Карчыгы картына әйтә:
– Картым, бездә балалар булачак бугай…
– Ничек булмасын, ди! Иртәгә пенсия алабыз бит!
● ● ●
Кибет челтәрләренең күбесендә ашамлыкларга мондый аңлатма язып куйсалар комачауламас иде: «Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алу мәҗбүри!» дип...
● ● ●
– Мин дүшәмбе көннәрендә үземне Робинзон Крузо кебек хис итәм.
– Нигә?
– Җомганы сагынып.
Театр һәм тормыш (Гүзәл Сөнгатуллина)
Алар икесе дә театр артистлары иде. Һич тә читенсенмичә, өйләренә кайтышлый, рольләрен кабатлап кайтырга булдылар. Пьесаның эчтәлеге нәкъ халәткә туры килә бит...
Язның кояшлы көнендә автобуста аның күзе бер чибәр ханымга төште. «Карале, нинди матур! Танышмый булмас моның белән», – дип уйлады ул.
– Гафу итегез, сезнең янга утырсам буламы?
– Әйе, утырыгыз.
– Танышып китсәк тә буладыр? – дип, ул сүзен дәвам итәргә кереште. – Сезнең исемегез ничек?
Ханым елмаеп куйды да:
– Фәридә, – дип җавап бирде.
– Менә бит нинди кызык хәл килеп чыкты: сез – Фәридә, ә мин – Фәрит.
– Бәлки, язмыштыр бу? – дигән булды ханым.
– Шулайдыр! Мин язмышка бик ышанам. Ерак торасызмы? Сезне озатырга мөмкинме?
– Бик ерак түгел. Озатсагыз була. Мин риза, – дип җавап бирде ханым.
– Фәридә, чыннан да, бик чибәрсез, бер күрүемдә гашыйк булдым.
– Миңа да сез бик ошадыгыз. Гел алай танышып йөрмим транспортта.
– Карале боларга! – диде якында утырып баручы олы яшьтәге хатын. – Хәзерге яшьләрнең бөтенләй оятлары юк. Беренче тапкыр күргән кешесен өенә озаттыра. Бәлки, ул бандит яки маньяктыр?
– Юк, маньякка ошамаган. Яхшыдыр, – диде янындагы бабай.
– Әй, күп беләсең инде син. Хәзерге ирләргә бөтенләй ышанырга ярамый. Альфонслар, маньяклар. Кара аны, сумкаңны чәлдермәсен, качырыбрак тот.
Автобуста утырып баручылар игътибар белән Фәрит белән Фәридә сөйләшүен тыңлап бардылар...
– Фәридә, мин сезне буген ресторанга чакырсам, барырсызмы?
– Һичшиксез, риза.
– Алайса, кичен килеп алырмын да, ресторанга барырбыз.
– Кичкә кадәр көтмәсәгез дә була. Бераздан мин киемемне алыштырып чыгам.
– Аллам, бигрәк тә җилбәзәк инде хәзерге яшьләр, – дип, түземсезләнеп әйтеп куйды арттагылар.
Шулвакыт читтәрәк утырган бер бала болар янына килеп басты:
– Әти, әни, әйдәгез, безнең төшәсе тукталыш! – диде.
Һәм алар өчәүләшеп төшеп калдылар.
Шакшука (Дамир Бәдриев)
Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.
Казаныбыз матур инде, әй! Урамнарны, кибетләрне карап йөргәндә, туганыбыз кәрәзле телефоннан шалтыратты.
– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Төшке ашка пашот әзерләп куям, – ди.
Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авызлардан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, «пашот» дигәннәре – сытылган күкәйне полиэтилен пакетка салып, кайнар суда пешерү икән. Икенче көнне музейларны карап йөргәндә янә туганыбыз шалтыратты.
– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Төшке ашка скрэмбл әзерләп куям, – ди.
Ишеткән нәрсә түгел, хатын белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, «скрэмбл» дигәннәре – табада өстен каплап пешерелгән күкәй тәбәсе икән.
Өченче көнне театрга бардык.
– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Кичкә шакшука әзерләп куям, – дип әйтеп калды туганыбыз.
Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Ниһаять, шашлык белән шулпа була икән, минәйтәм. Кайтып, өстәл артына утырсак, «шакшука» дигәннәре – помидор яки борыч турап, табада кыздырылган күкәй икән. Әй кыстый туганыбыз, әй кыстый.
– Абау, өстәлгә мангольд чыгарырга онытканмын икән, – дип, аш-су бүлмәсенә йөгерде.
Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Шашлыкларны мангалдан алып керә бугай, дип уйладык. «Мангольд» дигәннәре – чөгендер яфрагы туралган салат икән. Бу салатта, сыр кисәкләренә караганда, яшел яфраклар күбрәк.
– Кибетләрдә итләр, колбасалар юкмы әллә соң? – дип әйтеп куйдым, телемне тыялмыйча.
Туганыбыз, шул ялгыш ычкынган сүземнән соң, итнең организмга зыяны турында 1 сәгать лекция укыды. Аерым бүлмәгә кереп йокларга яттык.
– Шакшукаларын штукатурить итим! Монда иртән дә, кичен дә күкәй ашап, тавык кебек кытаклый башлыйбыз хәзер. Таң беленүгә өйгә кайтып китәбез, – дип, хатынымның колагына пышылдадым.
– Нәкъ авызымнан алып әйттең. Баскан токмачлы ашларыбыз, итле бәлешләребез сагындырды, – дип, кочагыма сыенды хәләл җефетем.
Авылга кайткач, күрше-күлән: «Ничек кунак булдыгыз?» – дип кызыксына.
– Байлар гына ашый торган пашот, скрэмбл, шакшука, мангольд, балоньеза һәм карбонара пасталары белән сыйландык, – дибез.
Ишеткән-күргән нәрсәләре түгел бит, авызларын чәпелдәтеп тыңлый күршеләребез хатын белән икәүләшеп мактанганны. Кеше көлдереп, 3 көн буе күкәй белән макарон ашаганны әйтеп булмый бит инде.
Астрологик тәҗрибә (Виктор Веселов)
Бакчада эшләр башланыр чак җиткәч, хатын яңа фикер кертте. Без дөрес эшләмибез икән. Гороскоп буенча яшәү бик тә уңышлы булуын бакчадагы күршеләрдән белгән. Тегеләр һәр адымнарын йолдызлар аша чутлыйлар, барлык үсемлекләрне ай календаре буенча утырталар, ди. Шуңа күрә безнең бәрәңгеләр рогаткага куеп атарга гына яраклы икән, ә аларныкы 2 төптән – 1 чиләк.
Мин хатынга аңлаттым, без үзебезнең «борчакларны» үзебез җыеп алабыз. Кемгә кирәк алар? Ә күршеләрнең ул шаккатыргыч уңышларын инде 5нче ел рәттән урлыйлар, сабаклары гына кала. Компост өчен ярый инде, ләкин хатын белән бәхәскә керү файдасыз. Ярар, астролог календарен кулланып яшәрбез. Берочтан йолдызлар алдамый икәнлеген дә белермен.
Дүшәмбе. Миңа гороскоп буенча «бик тә шәп компания белән аралашу» куелган, ә хатынныкына – «табигатьтә булу». Әйтәм моңа: «Җыен да бакчага бар. Җир инде җылынган, бәрәңге утыртырга вакыт. Ай вакыты буенча шулай. Берочтан күзәнәкләрен алып барырга да кирәк. 2 генә капчык булса да. Хәзер автобуслар яхшы йөри». Ул мине «әйбәтләп» ачуланды, ләкин китте. Ә мин, яхшы гына аралашу өчен, мужиклар янына гаражга киттем.
Сишәмбе. Иртән, кичәгедән соң көчкә аңга килеп, гороскопка төбәлдем. Ышанмассыз! Минем тагын «шәп компания белән аралашу». Хатынныкы – «табигатьтә булу». Бер уйласаң, бер дә начар түгел. Вакыты шундый: 1 көн елны туендыра! Хатынга гороскопны күрсәтәм. Ул кычкыра: «Аны синең кебек алкаш төзегән!» – ди. Нишләсен, китте инде. Мин күрше хатыны янына кереп киттем. Гороскоп турында сөйләдем. Бурычка баш төзәтергә алдым. Күршем, кызыксынып: «Карале, гороскоп буенча минем нәрсә икән?» – дип сорады. Анда язылган: «Озакка ялгыз калмагыз». Көлде рәхәтләнеп: «Әгәр дә ирем моны укыса, балыкка ике аягының берсен дә атламас иде!..» – ди.
Чәршәмбе. Уянуыма, хатыным инде юк иде. Өстәлдә язу калдырган: «Кадерле Кәҗәмөгез! Мин бакчага киттем». Гороскопка карасам, анда: «Берәүгә дә ышанмагыз, сезне алдарга мөмкиннәр». Ә хатынныкы: «Үзегезнең тормышны корыгыз. Кемне яратасыз, шуңа булыгыз». Чаптым дачага. Хатынны эзлим. Карыйм, ул анда быел әле бер тапкыр да булмаган икән. Бүген өйгә дә кайтмады...
Пәнҗешәмбе. Иртән иртүк күршем керде. Ул ресторанда повар булып эшли. Миннән тапалган ит ясады... Көчкә караватка барып яттым. Күздән утлар чыкты, әмма гороскопны укый алдым. Бу көнне миңа болай дип язылган: «Үзегезне куркыныч хәлгә куймагыз, сәламәтлегегезне саклагыз», – диелгән. Күршегә «батыр булырга» кушылган. Ул аны күрсәтергә өлгерде инде...
Җомга, бер ай үткәч. Астрологик тәҗрибә ахырына якынлашты. Бүген хастаханәдән чыгачакмын. Соңгы мәртәбә гороскопка карадым. Инде булганыннан начаррагы килеп чыкмас. Миңа: «Файдалы уңышлыклар» дип күрсәтелгән, ә хатынныкы: «Мәрхәмәтлерәк булыгыз!» диелгән. Шулай да йолдызлар алдамый. Төштән соң хастаханәгә хатын килде. Чыгуым белән котлады һәм култык таягы бүләк итте. Яңа иреннән икән.