Суд Актаныш районы башкарма комитетының экс-җитәкчесе Рөстәм Ильясовны СИЗОда калдырды
Чаллы шәһәр суды Татарстанның Актаныш районы башкарма комитетының элекке башлыгы Рөстәм Ильясовка карата чикләү чарасын озайтты. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Гаепләнүче Ильясов Рөстәм Алмаз улының сак астында булу вакытын 2 айга, ә барлыгы 7 ай да 13 тәүлеккә, ягъни, 2025 елның 20 июленә кадәр озайту карары чыгарылды», – диелә суд сайтында.
Искәртеп үтик: Актаныш башкарма комитетының элекке башлыгына карата «Хезмәт вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачылды. Аны 2024 елның ноябрендә тоткарладылар.
Тикшерү версиясе буенча Ильясов, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгәндә, кул астындагы кешеләр аркылы, Мөслим авылында 4 «Сабан туе» бәйрәмен үткәргән вакытта сәүдә палаткаларын урнаштыру өчен эшмәкәрләрдән законсыз рәвештә акча җыюны оештырган, диелә хәбәрдә.