Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд 19 хатын-кызны үтергән маньякны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы карарны гамәлдән чыгарды

Шул ук вакытта Югары суд Новосибирск кешесе, элекке полицейский Евгений Чуплинскийны 19 хатын-кызны үтерүдә гаепле дип тапты.

news_top_970_100
Суд 19 хатын-кызны үтергән маньякны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы карарны гамәлдән чыгарды
"Мин бу җинаятьне эшләмәдем", - диде Чуплинский соңгы сүзендә.

Чуплинский 2016 елда тоткарланды. Новосибирскида фахишәлек белән шөгыльләнгән хатын-кыз мәете табылгач, молекуляр-генетик тикшеренү уздырыла һәм элекке эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең бу җинаятьне эшләгәне ачыклана. Кулга алынгач, ул егермедән артык шундый ук җинаять эшләве хакында сөйли.

Евгений Чуплинскийның корбаннарының күбесе - фахишәләр. Ул озын буйлы, кара чәчле хатын-кызларны сайлаган. Үтергәннән соң Чуплинский аларның гәүдәләрен урманнарда ташлап калдырган. Ул бу вакытта таксида эшләгән була.

Чуплинскийның адвокаты бу күрсәтмәләр басым ясап алынган дип саный. Әмма Тикшерү комитеты җитди дәлилләр булуы хакында белдерә. Болар - мәетләр янында табылган биологик матдәләрнең Чуплинскийныкы икәнен күрсәткән молекуляр-генетик тикшеренүләр.

Югары суд, Чуплинскийның гаепле булуын таныган хәлдә, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Әмма бу формальлек кенә. Суд карарын гамәлдән чыгару документациянең дөрес тутырылмавы кебек формаль хаталарга бәйле. Икенче утырышта суд Евгений Чуплинскийга карата мәрхәмәтлерәк булыр дип әйтеп булмый, ди "Россия 24".




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100