Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суалчан кебек...» – Гөлназ Сәфәрова яңа фотоларын күрсәткән

news_top_970_100
«Суалчан кебек...» – Гөлназ Сәфәрова яңа фотоларын күрсәткән
Салават Камалетдинов

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова чираттагы фотосессиясеннән фотолары белән социаль челтәрдәге аккаунтында уртаклашкан.

«Фотосессияләрем арасында иң уңышлыларыннан берсе. Барысын-барысын да сезгә күрсәтәсе килә.

Фотограф Лилия Муратованың эшләрен күргәч үк, аның белән бергә фотосессия ясап карыйсы килде. Аның фотоларында ниндидер гадәти булмаган үзенчәлек, стандарт булмаган алымнар бар, башка күзлектән күрүе чагыла...

Ул мине менә шул мизгелләрдә шул рәвешле күрде...» – дип язган Гөлназ һәм фотоларын тәкъдим иткән.

Виртуаль дусларына Гөлназның фотолары ошаган. «Огонь» куйганнар аңа. «Талант инде, Гөлназ, сөбеханалла», – дип язучы да булган.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да: «Бик текә!» – дип бәяләгән.

Ә продюсер, алып баручы Алмаз Гыйльметдинов исә, гомумән дә, хезмәттәшенең фото-видеоларын игътибарсыз калдырмый. Гел берәр үзенчәлекле комментарий язып куя. Бу юлы ул: «Гөлназ, исәнмесез. Бу фотода сез суалчан кебек. Мин балык тотканда, инәгә утырткач, ул шулай ук төрле формаларга керә», – дигән. Алмазның язганы башкаларның да, Гөлназның үзенең дә кәефен күтәргән.

Фотолар: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100