Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Су җып-җылы!" 56 яшьлек исерек иргә ияреп күлгә кергән 15 яшьлек кыз батып үлгән (видео)

Кыз рульне иярләгән һәм ир белән күлгә кереп киткәннәр.

news_top_970_100
"Су җып-җылы!" 56 яшьлек исерек иргә ияреп күлгә кергән 15 яшьлек кыз батып үлгән (видео)
Чиләбе якларында Чибәркүл сулыгында гидроскутерда йөргәндә 15 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда Чиләбе хәбәрләре язды. 

31 июльдә ике яшүсмер кыз күл буенда ял иткән. Аларга 56 яшьлек ир гидроскутерда йөрергә тәкъдим иткән. Кыз рульне иярләгән һәм ир белән күлгә кереп киткәннәр. Йөргән вакытта, тигезлекне саклый алмыйча егылып, кыз су астына киткән. Аның мәетен дүрт көн эзләгәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кызның коткару жилеты булмаган. Өстәвенә, бала йөзә дә белмәгән. Хәзерге вакытта баланы гидроскутерга утырткан ир-атка карата җинаять эше ачылган. Аны ике елга утыртырга мөмкиннәр.

Первый областной сайты бу фаҗига эләккән видео кадрларын урнаштырды. Мобиль телефон камерасына эләккән кадрларда ике мәктәп укучысының олы ир-атлар белән йөрүе күренә. Ир-ат кызларны гидроциклга утыртып күл уртасына алып керә, әйләндерә. Кадр артында кызның йөзә белмәвен, судан куркуын әйтүе ишетелә. Ир "Су җып-җылы" дип аны суга керергә котырта.

  

Икенче тапкыр суга кергәндә, кыз үзе рульгә утыра. Янында 56 яшьлек ир-ат була. Гидроцикл хутланып, еракка йөзеп китә. Шуннан соң ни булганын ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Сигезенче сыйныф укучысы һәлак, җинаять эше ачылган.

Гидроцикл хуҗасының бу вакытта исерек булуы, аның мондый җайланма йөртү өчен хокук таныклыгы булмавы билгеле.

Кызда да, бу ир-атта да коткару жилетлары да булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100