Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су торбасын җебетергә куйган җылыткычтан янгын чыгып, Актанышта 59 яшьлек ир янып үлгән

news_top_970_100
Су торбасын җебетергә куйган җылыткычтан янгын чыгып, Актанышта 59 яшьлек ир янып үлгән
"Актаныш-информ"

Көннәр салкын тору шәхси йортларда яшәүчеләр өчен өстәмә кыенлыклар тудырды. Кайбер йортларда – җылылык, икенчеләрендә исә су системалары туңу күзәтелде, дип хәбәр итә «Актаныш-информ»нан Регина Сәлахова.

10 декабрь көнне Актаныш районы Тыңламас авылында килеп туган янгынга да өйгә кергән су линиясенең туңуы сәбәпче.

Кайчандыр тирә-якка нур сибеп торган йорттан буген кара көл өме генә калган. Тыңламас авылындагы әлеге йортның мизгел эчендә янып көлгә әйләнүенә күпләр әле дә ышанмый. Ә барысы да авыл халкының күз алдында була.

Янгын 10 декабрь көнне кичке 17:00 сәгатьтләр тирәсендә теркәлә. Күршедә яшәүче Шәкуровлар күрше йортта янгын чыкканын күреп, тиз арада урмага ярдәмгә ашыга. 112 номерына да күрше егете Рамил шалтыратып, янгын турында хәбәр бирә.

«Мин йоклап ята идем. Чакырдылар – «кипишь» башланды. Чыгып караган идем – әз генә ялкын чыга иде. Киенеп чыкканчы, дөрләп яна иде инде. Кызудан безнең тәрәзәләр чатнады, гараж түбәләре кызган иде, очкын бакча артына кадәр оча иде, янып китмәсен өчен саклап, су, кар сибеп тордык», – дип сөйли ул.

Янгын вакытында йорт хуҗалары өйдә була. Көннәр салкын тору сәбәпле, аларның йорларына керә торган су линиясе туңа. Аны җебетү өчен хуҗалар верандада җылылык приборы (пушка) куша. Әлеге приборның кыска ялганышы нәтиҗәсендә ут чыгып, янгын йортның керү өлешен камап ала. Хуҗабикә ут арасыннан йөгереп тышка чыга, ә ире исә урамга чыга алмый кала.

Вакыйга урынына санаулы минутлар эчендә килеп җиткән МЧС хезмәткәрләре ут белән берничә сәгать көрәшә. Ут ялкыны күрше йортларга күчеп китмәсен өчен, аларның стеналарына су сибеп торалар. Ут сүндерелүгә, йорт эченнән 1964 елгы ир-атның мәетен алып чыгалар. Йорт хуҗабикәсе, авыр тән җәрәхәтләре белән, башта Актаныш үзәк хастаханәсенә, соңыннан Чаллы шәһәре БСМПсына озатыла.

Хәзерге вакытта биредә МЧС хезмәткәрләре эшли. Алар вакыйганың бөтен нечкәлекләрен ачыклый. Шул ук вакытта район халкын электр приборларына аеруча игътибарлы булырга чакыра.

«Актаныш-информ» ярдәме белән әзерләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100