Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су торбасы икесен дә суырып алды». Абыйлы-энеле ике бала һәлак булган

news_top_970_100
«Су торбасы икесен дә суырып алды». Абыйлы-энеле ике бала һәлак булган
https://t.me/su_skr25, Приморье крае буенча Тикшерү идарәсе фотосы

Приморьеда 2 бала һәлак булган – аларны су агымы торбага суырып алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Табигый гарасат вакытында биредә башта Уссурийск шәһәрендә хатын-кыз зур су күлләвегендә батып үлә. Аннары 2 бала үлеме турында билгеле була.

Хорольский районының Дальзаводское авылында абыйлы-энеле 2 бала үлә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, малайлар авылдан 1 км чамасы ераклыкта юл кырыенда тора. Алар үзара шаярыша, шул чакта су басу вакытында җыелган су агымы балаларның берсен юл аша су үткәрә торган торба эченә суырып ала. Икенче малай ярдәмгә ташлана. Шулай итеп малайлар икесе дә һәлак була.

11 августта Приморьеда көчле яңгырлар ява. KHANUN тайфуны 4 августка каршы төннән бирле котыра. Юллар җимерелгән, подъездларны су баскан, күперләр ватылган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «Телеграм» каналында хәбрә ителгәнчә, балаларга 13 һәм 12 яшь булган.

Якынча белешмә буенча, балалар үзләре генә уйнап йөргән. Шул чакта балаларның берсенең аягыннан сланцы төшеп китә. Малай шуны алырга дип, су ага торган торба эченә керә, һәм аны су суырып ала. Аннары туганын коткарырга дип, икенче бала да торбага керә. Алар икесе дә шунда үлә. Мәетләрне тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100