news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Су счётчикларын кемнәргә бушлай алмаштырырга тиешләр?

news_top

Гомуми кагыйдә буенча, су счетчикларын урнаштыру һәм алмаштыру торак милекчесе хисабына башкарыла, әмма законда аерым категория гражданнар өчен искәрмәләр дә каралган. Бу хакта RT белән әңгәмәдә Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш сөйләгән.

Депутат сүзләренчә, әгәр счетчик гарантия вакыты эчендә (гадәттә 3–6 ел) сафтан чыкса, аны бушлай алыштыру каралган. «Бу чорда ватылган очракта, аны сатучы яки җитештерүче хисабына алыштыралар. Әгәр прибор ресурсларны саклау программасы кысаларында бюджет акчасына куелган булса (мәсәлән, капиталь ремонт вакытында), аны кабат алыштыру идарәче компания хисабына башкарылырга мөмкин», — дип аңлаткан ул.

Панеш шулай ук бушлай алыштыру хокукы булган ташламалы категорияләрне атады: ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм аз керемле гражданнар. Бу льготаны рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Су счётчигын алыштыру өчен, депутат сүзләренчә, иң элек идарәче компаниягә яки ТСЖга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр алыштыру тикшерү вакыты узу сәбәпле кирәк булса, ресурс белән тәэмин итүче оешмага — «Водоканал»га яки бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать ителә.

Счётчикны алыштыру өчен, шул исәптән льготалы тәртиптә, милекченең паспорты, милек хокукы таныклыгы яки социаль найм килешүе, счетчикка документлар, шулай ук ветеран таныклыгы, инвалидлык белешмәсе, күп балалы гаилә таныклыгы яки аз керемлелекне раслаучы белешмә кирәк була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар