Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су пычрак, әмма кая барасың, яки Казансуга ничә кеше сыя?

Эсседән кайда качарга һәм ничек котылырга белмәгән шәһәр халкы яр буйларына чәчелде. Ярыймы су коенырга, юкмы - берәүне дә кызыксындырмый кебек. Кем кызына, кем батырышып уйный, кем туп чөя – һәркем үзенә кызык таба. «Интертат» кыргый пляжларга күзәтү ясады.

news_top_970_100
 Су пычрак, әмма кая барасың, яки Казансуга ничә кеше сыя?
Абдул Фархан

«Ривьера» яныннан алып «Казан» гаилә үзәгенә кадәр яр буйлап бик күп кешене очратырга була.

«Ривьера»га якынрак җирдә, таллар артында култык кебек бер урын бар, анда камышлар да үсә, үрдәкләр дә йөзә, балаларны да шунда кертеп җибәргәннәр. Үрдәк балалары кеше балалары янына якын килә башлагач, ана үрдәк үзенекеләрен ияртеп читкәрәк алып китә.

Шуларга карап хозурланып торганда бер баланың «коткарыгыз» дип акырганы ишетелде. Йөрәкләр аяк табанына төшеп китте инде. Ә ул исә үрдәкләр янынарак йөзеп бара да (үзе кабартылган әйләнә кигән), үрдәкләрдән качкан кебек итенеп кире якка йөзеп китә. Ул «коткарыгыз» үрдәкләрдән дип кычкыра икән. Шулай берничә тапкыр кабатлады ул бала, аннан соң үрдәк балаларын ияртеп китте. Үрдәк аның кычкырганыннан күбрәк курыкты бугай.

Шәһәр уртасында кешенең табигать белән шулай кушылуы кызыклы да кебек. Авылда үрдәкләре куркак бит, якын килеп булмый. Әмма монда пычрак инде. Яр буенда полиэтилен пакетлар, ялтыр-йолтыр кәгазьләр. Тәмәке төпчекләрен әйтәсе дә юк. Аннан соң монда махсус бәдрәфләр юк бит, шуның өчен таллык яныннан абзар арты исләре килеп тора.

Чума үрдәк, чума бала

Шул «култык» тирәли балаларын сагалап торган ата-аналар тезелеп баскан. Альбина Әмирова монда улы белән беренче тапкыр килгән иде. «Без бассейнга килгән идек, андагы бәяләрне күрсәгез! Шуның өчен монда коенырга булдык. Баланы карап торам инде, минеке үрдәкләрдән генә курыкмый», — дип сөйләде әни кеше.

Шунда ук тагын бер ханым басып тора. Ул олырак яшьтә, оныклары белән килгән булса кирәк.

«Без монда еш киләбез. Бик чиста түгел. әлбәттә. Начар әйбер турында уйлыйсы килми инде. Әйбәт булыр дип ышанабыз. Монда кеше бик күп йөрми әле, шуңа бу урынны сайладык. Балалар белән өйдә утырып булмый. Йорт янындагы балалар мәйданчыгына да чыгып булмый, анда бик эссе. Бу эсседә су коенырга гына инде. Кеше бер-берсе өстенә үк өелеп тормый монда.

Балаларга өч һәм ун яшь, әти-әнисе эштә вакытта минем белән, бакчага китеп тә булмый. Кечкенә малай әнисенә бик ияләнгән. Бер сәгать тирәсе коенабыз да, кайтабыз. Балалар белән автобуста шәһәр читенә чыгып китү бик авыр бит, бу эсседә бигрәк тә. Монда киемнәрне алмаштырырга урын юк шул, куаклар арасына керәбез. Үрдәкләр дә монда, балалар да. Балалар табигатькә якыная. Аларны карап тору бик кызыклы», — дип сөйләде Светлана ханым.

Очрашу урыны — пляж

Яр буенда бер төркем студентлар көлешеп тора. Алар әле килгән генә булса кирәк, кем җәймә җәя, кем киемнәрен салып маташа, кем инде суга кереп бара... Алар бер төркемдә укый икән. Беренче курсларын дистанцион укыганнар. Бер тапкыр булса да төркемдәшләре белән күрешү өчен шулай җыелышырга булганнар. Араларында Башкортстаннан килгәннәре дә бар.

«Очрашу өчен махсус шушы урынны сайладык. Безгә ошый. Шәһәр читенә үк чыгып йөрмәскә булдык», — дип сөйләде кызларның берсе.

Камилла Башкортстаннан килгән. «Безгә монда бик ошый, чистарак булсын иде. Әле үрдәкләрне дә ашаттык. Бездә дә пляжлар бар, тик минем берсенә дә барганым юк», — ди ул.

Аннан соң без Ямашев проспекты буенча киттек. Анда «Ак Барс Арена» янындагы дамба астында су коенучылар да була иде, бу юлы күренмәделәр. Казансуның Гаврилов урамына якын урында да су коеналар. Ул җирне пляж дип әйтеп тә булмый инде. Анда чирәм, кайбер җирдә камышлар үсә. Авыл күлен хәтерләтә ул урын. Судан чыкканда икенче кешенең ярдан кулын сузып каршы алуы хәерлерәк. Ул якта яшәүчеләр бу җирдә парк төзегәнне көтеп яши икән.

«Монда матур урын һәм без якын яшибез. Төзекләндерсеннәр иде бу җирне. Парк ясарга җыенганнар иде, безгә бик җайлы булыр иде. Без курыкмыйбыз монда су коенырга, балалар да коена. Без монда һәркөнне киләбез, ике-өч сәгать ял итәбез. Безнең янда парк булса әйбәт булыр иде». — дип сөйләде бер ханым.

Икенче яктан караганда, бу юл өстендә үк түгел, агачлар арасында, табигать кочагындарак ял итәләр.

Бер яшьлек бала белән су коеналар

Кырлай янындагы «Түбән Заречье» пляжында шулай ук халык күп. Кем кызыну өчен генә килә, кайбер ир-атлар кызларны карап хушлана, бала-чаганы әти-әниләре судан чыгара алмый.

Бер ир-ат үзенең кызын һәм күршеләрнең баласын ияртеп килгән. «Без монда бик еш булмыйбыз. Кызларга ошый монда, чумалар, уйныйлар. Су чиста түгел, тик кайда чиста су бар соң хәзер? Башка җирләрдә дә булдык. Балалар белән өйдә утырып та булмый мондый эсседә. Гадәттә балалар белән хатыным килә иде. Бүген минем ял көне булгач, үзем килдем». — ди ул. 

Кызлар яр буенда бер-берсенә су чәчрәтеп утыралар, аннан соң суга чабып керделәр дә чумып алдылар.

Эчтәрәк биш-алты егет бер-берсен кулларына бастырып суга сикерәләр. Алардан читтәрәк бер төркем кеше суда туп белән уйный. Судан кечкенә бала күтәргән бер ханым чыгып бара. Юля бер яшьлек улы белән су кереп чыккан. «Без якында гына яшибез. Башта Интернеттан пляжларны карадык. Монда быел суның чисталыгын тикшергәннәр, коенырга ярый дип беләм. Балам су коенырга бик ярата шул, бер кереп чыктык, шул җитә», — дип сөйләде ул.

Комга җәймә җәеп утырган икенче ханым да улы белән килгән. Ул инде мәктәп баласы. «Без монда беренче тапкыр килдек. Бик ошады. Үзем дә коендым. Узган елны башка ярда идек, анда су ямь-яшел иде. Без машина белән түгел, шуңа сайлана алмыйбыз, якында гына яшибез. Суның чистарак булсын иде дә бит. Гадәттә без авылда ял итәбез, анда елга күл бар, тик суы тонык һәм төбе балчыклы», — дип сөйләде Маргарита.

Парк булмый калган пляж

Яр читендә әле суга керергә генә торган егетләр тора. Эмиль тумышы белән Чүпрәле районыннан икән, уртак танышларның булуы да ачыкланды. «Мин монда үземнең баламны су коендырмас идем. Беләсезме, Казанга бер булса да „нормальный“ пляж кирәк. Шуны әйтә алам: менә бу пляж утыз ел шундый ук бит инде. Бер уңайлыклары юк. Берни дә үзгәрми. балалар белән килүчеләр бар, ә су пычрак», — дип сөйләде ул.

Аның белән бергә килгән дусты әле гаиләле түгел. Кызлар карарга килгәндер әле. Әмма кызлар белән танышырга килдегезме дип сорагач, кире какты.

«Кызны пляждан эзләмиләр инде, алай карап йөрергә кирәкми. Кызлар үзләре табар әле. Статистика буенча бит бер егеткә сигез кыз туры килә, диләр, көтеп кенә торасы. Көн саен диярлек су коенырга киләбез эштән соң. Төнге уникедә дә коенган бар, куркыныч түгел», — ди ул. 

Тә-әк, кызлар. Таралышабыз. Китеп бардык.

Карап торышка судагысын һәм яр буендагы кешеләрне санасаң. Ике йөзләп җыеладыр. Әлбәттә, монда да бәдрәф тә, су коенганнан соң коенып чыгарга душ та юк.

Гигиена таләпләренә туры килми

Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителгәнчә, суны тикшергәннән соң шундый нәтиҗә булган:

  • «Зур Аккош күле» пляжы санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми;
  • «Зур Аккош күле», «Түбән Заречье», Локомотив», «Комсомол» пляжлары микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми.

Суның сыйфаты начар булганга, ул урыннарда су коенмаска киңәш ителә.

Шулай ук әледән-әле суда батып үлүчеләр турында хәбәр килеп тора. Казансуда ничә кешенең гомере өзелде. Су коену сезоны башланганнан Казанда сигез кеше батып үлде.



Галерея: Казанның рәсми булмаган пляжларыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100