Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су кушылган бензинны ничек танырга?

Елның салкын фасылында машина йөртүчеләр өчен юлдагы бөкеләр, кышкы резиналар гына түгел, ягулык сыйфаты да борчу китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Су кушылган бензинны ничек танырга?

Бензин бары тик 75 градус салкын булганда гына ката – кристаллга әверелә. 

Составына су кушылган бензин бакта конденсат хасил итә. Конденсат исә бак кырыйларына, ягулык насосы тоташкан урынга туплана. Двигательгә әләгеп, ул машинаның эшчәнлегенә зыян китерә. Көпшәләр, форсункалар эчендә боздан бөкеләр барлыкка килергә мөмкин. Аларны эретү өчен көн җылынганны көтәсе, йә насосны өйгә алып кереп, фен белән җылытасы була.

Шуңа күрә, иң дөрес вариант - су кушылган бензин салмаска!

“АиФ” газетасы язганча, моның бик гади ысулы бар. Бензин салу алдыннан, заправкадагы пистолет башыннан берничә тамчы сыеклыкны ак кәгазьгә тамызып карагыз. Әгәр бензин тиз генә җиргә шуып төшсә, димәк, ул чиста. Әгәр кәгазьдә тап хасил булып катса, бу бензинны салу-салмау турында уйларга кирәк булыр. Әлеге урында бензин салмыйча китү хәерлерәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100