Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Батканда аңымны югалта башладым, миңа рәхәт иде...» - суда батучыга ничек ярдәм итәргә?

Кояш чыгып, җәй җитү белән халык елга, күл буйларына ашыга, кызына, су коена башлый. Кызганыч, бу вакытта кешеләрнең суда батып үлү очраклары да арта. Коткаручы киңәшләре һәм су керергә яраклы пляжлар турында «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Батканда аңымны югалта башладым, миңа рәхәт иде...» - суда батучыга ничек ярдәм итәргә?
Владимир Васильев

Җәй – урамда уйнап, саф һавада күңел ачу вакыты гына түгел, ни кызганыч, әледән-әле күңелсез очраклар, хәвеф-хәтәрләр турында да еш ишетергә туры килә.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Батканда аңымны югалта башладым, миңа рәхәт иде...»

Суга баткан кешене үз күзләрем белән күргәнем булды. Бу хәлләргә инде дистә еллар узса да, әлеге күренеш бер дә күз алдымнан китми, гомерлек дәрес булып калды. Ничек килеп чыккандыр, белмим, әмма дустым суга бата башлаган иде. Дуслар белән җыелышып су буена пикникка чыккан идек. Гөлназ үзе бу хәлләрне болай дип искә алды.

«Башта суда йөздек, уйнадык та мин эчкәрәк кереп карарга булдым. Су төбенә басып, җирне тоеп, әкрен генә атлап бардым. Берзаман кинәт кенә аяк җирне тоймый башлады һәм мин шул мизгелдә үк су төбенә киттем. Берничә секундка судан калкып чыккан арада гына кычкырып та булмый, сулыш алырга кирәк. Башкалар су коена, башта берәү дә бата башлаганымны сизмәде. Икенче тапкыр чәбәләнеп калкып чыккач кына калган кешеләр минем бата башлаганны аңлап алдылар булса кирәк. Өченче тапкыр калкып чыга алмадым, су бөтен дөньямны камап алган иде. Мин суны да күп йотмаган идем, әмма куркудан аңымны югалта башладым. Мин йокыга китеп барам кебек, миңа рәхәт була башлаганы истә калган... Шул арада соңгы көчемне җыеп өскә күтәргән кулымнан сыйныфташым мине судан тартып чыгарды», – дип сөйләде Гөлназ әлеге булган куркыныч вакыйгалар турында.

Гөлназны судан алып чыкканда ул үз аңында иде, тик йөзе ап-ак, зәңгәр күзләре тагын да зураеп киткән, үзе әзрәк шашкан кыяфәттә.

Бу хәлләрдән соң Гөлназ күп еллар суга керә алмый. Берничә ел элек кенә диңгездә су коена башлый. «Бүген мин бассейн һәм диңгездә генә йөзәм, башка сулыкларга – елга-күлләргә кермим. Балаларымны бассейнга йөртәм, диңгезгә баргалыйбыз. Үзебезнең тирәдәге сулыкларга керергә рөхсәт итми идем. Миңа әйтмичә генә әтиләре яки дәү әтиләре белән коеналар инде», – ди ул.

 

Фото: © Владимир Васильев

Бата башлаган кешене ничек күреп алырга?

Суга бату очраклары, кешеләрне коткару турында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы эзләү-коткару хезмәтенең әйдәп баручы водолазы Евгений Июдин сөйләде.

Аның әйтүенчә, суга бату өч төрле була.

1. Кеше күпләп су йота – зәңгәрләнә. Бу очракта су кешенең ашказанына, үпкәләренә тула. Мондый вакытта кешене коткарып булмый диярлек.

2. Тамак спазмы – кеше агарып чыга. Төрле биеклекләрдән салкын суга егылып төшкәндә була. Бу очракта су кешенең организмына үтеп керми, шуңа күрә аны реанимацияләү дә җиңелрәк.

3. Берәр хроник авыру өянәгенең суда кинәт кенә кузгалып китүе. Суга бату сәбәбе бу вакытта төрле була ала.

Пляжларда коткаручыларны суга батарга мөмкин булган кешеләрне табарга өйрәтәләр иде, – ди Евгений Июдин. – Болар, гадәттә, спиртлы эчемлекләр кулланган һәм начар йөзә белә торган кешеләр. Әлбәттә, пляжда кеше күп, уен-көлке, шау-шу һәм ярдәм кирәк булган, бата башлаган кешене табу, күрү җиңел түгел, шуңа күрә бик сак булырга кирәк. Суга батуның ике төре бар. Беренчесендә кеше ярсыган, адекват булмаган хәлдә була. Икенчесендә, киресенчә, кеше бик тыныч кына бата.

Кешеләргә су буйларында йөргәндә әйләнә-тирәсенә карата бик игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Әйткәнемчә, кайбер кеше тыныч кына да су төбенә китеп барырга мөмкин, кайберәүләр исә паникага бирелеп, ярдәм сорап кычкыра да ала.

 

Фото: © Рамил Гали

Суга бата башлаган кеше үзен коткарырга теләгән кешегә чатырдап ябышып, батырырга да мөмкин. Шуңа күрә аны коткарганда арттан килеп алырга кирәк. Кайвакыт аны суга батырып алып, ботыннан тотып ярга өстерәргә була. Иң мөһиме – суга бата башлаган кеше коткаручыга ябышырга тиеш түгел, ә киресенчә, коткаручы бата башлаган кешене тотарга тиеш. Пляжларда, гадәттә 180-200 см артык тирәнлекне махсус билгеләп куялар. Дөрес, суга бату тирәнлектән тормый.

Сулыклар янында йөргәндә бигрәк тә олы кешеләр балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, югалтмаска тиеш. Суда булганда гына түгел, судан чыккач та игътибарны киметмәгез. Гомумән, пляжларда әйләнә-тирәгезгә карата игътибарлы булсагыз иде. Өреп кабартылган, йөзү өчен кулланыла торган әйберләргә генә салынмагыз. Алар теләсә кайсы мизгелдә төшеп калырга, һавасы чыгарга мөмкин. Балаларны йөзәргә өйрәтү дә бик мөһим, – дип аңлатты белгеч.

Яр буенда булганда түбәндәгеләргә игътибар итегез. Әлеге билгеләр буенча кешенең суга батуын ачыклап була:

  • кеше башын артка чөйгән, авызы ачык;
  • кешенең башы суда, авызы гына өскә чыгып тора;
  • күзләре «пыялалы», карашы буш;
  • күзләре ябык;
  • чәчләре битенә, күзенә төшкән;
  • кеше суда вертикаль рәвештә тора, аяклары селкенми;
  • кешенең сулыш алуы ешайган, авызы белән сулый;
  • аркасына борылмакчы була;
  • бер якка таба йөзмәкче була, әмма йөзә алмый;
  • кеше җеп баскычтан баргандагы кебек хәрәкәтләр ясый.

Су коенырга рөхсәт ителгән пляжлар исемлеге

Татарстанда су коенырга ярамый торган урыннарны язган идек. Роспотребнадзор микробиологик, санитар-химик, паразитологик, вирусология һәм радиология күрсәткечләре буенча суның сыйфатын тикшереп тора. Бүгенге көндә Казандагы «Түбән Заречье» пляжы, Чаллы, Минзәлә һәм Яшел Үзәндәге шәһәр пляжлары һәм Кама Тамагы районындагы пляжларда су коенырга ярамый, дип белдерә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшли торган һәм махсус җиһазландырылган пляжлар исемлеген тәкъдим итә:

Муниципаль пляжлар:

Казан:

1. Комсомольское күле;

2. Зур Аккош күле;

3. «Түбән Заречье» пляжы;

4. «Локомотив» пляжы;

5. Тирән күл пляжы.

Түбән Кама районы:

1. Кама Аланы бистәсе, «Мандарин» пляжы;

2. Кызыл Чишмә бистәсе, «Кама» пляжы.

Зәй шәһәре: «Зәй - 2» пляжы;

Лениногорск шәһәре: «Нижний» күле пляжы;

Әлмәт шәһәре пляжы;

Бөгелмә районы: Карабаш поселогы, «Аквапарк» пляжы;

Алексеевский районы пляжы;

Яшел Үзән районы:

1. Васильево авылы пляжы;

2. Кызылъяр авылы пляжы.

Лаеш районы, «Камское море» пляжы.

Ял йортлары тирәсендә дә пляжлар бар. Исемлеккә Бөгелмә районындагы «Нептун», «Чайка», «Чайка 2», «Дружба», «Ивушка», Лаеш районында «Бережок», Тукай районында «Лесная сказка» һәм Алабуга районында «Радуга» ял йортлары пляжлары кергән.

Әлеге исемлек яңартылып һәм тулыланып торачак, дип хәбәр итә министрлык.

Факт

Җәй әле башланса гына да, инде берничә суга бату очрагы да теркәлгән. «Быелгы сезонда су объектларында 54 кешене коткарганнар, 11 кеше һәлак булган», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100