Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган». Тукай районында 15 яшьлек үсмер һәлак

news_top_970_100
«Су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган». Тукай районында 15 яшьлек үсмер һәлак
Фото: https://t.me/mchstatarstan

Тукай районында бакчачылык ширкәтендә 15 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 11 июньдә 16.30 сәгатьтә бакчачылык ширкәте янындагы буада фаҗига була. Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, мәрхүм бала су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Кич белән үсмер югалу турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Бала дуслары белән су коенырга киткән булган. Аның әйберләрен Калиновка авылы янында Чаллы елгасы янында тапканнар. Дуслары барысы да өйдә. Алар сүзләренчә, балалар барысы да кайтып киткән, югалган малай су коенып калган.

Үсмернең мәетен ярдан 40 метр ераклыкта 2 метр тирәнлектә водолазлар таба.

Балалар өлкәннәрсез генә була. Биредә су коену тыелу турында аншлаглар бар. Малай баткан чакта, ярдәм итәргә беркем дә булмаган, диелә ведомствоның телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100