news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Су коенырга баралар иде». Акташ авылы янында 6 бала утырган машина әйләнеп капланган

news_top

Башкортстанның Акташ авылы янында, Красноусольский – Зилим – Каран автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» машинасы юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Машина белән хатын-кыз идарә иткән, салонда – аның 6 баласы булган, аларның иң кечесенә – 2 яшь.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, хатын-кыз балалары белән күрше авылга су коенырга барган. Юлда барганда ул идарәне югалткан һәм автомобиль юл кырыена төшеп капланган.

2, 10 һәм 11 яшьлек өч баланы Стәрлетамак хастаханәсенә алып килгәннәр, өчесен туганнарына тапшырганнар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр иткәнчә, имгәнгән балаларның хәле канәгатьләнерлек, һәм алар медиклар контролендә.

Хатын-кызга пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар