news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Су коенучы кыз баланың аякларын көймә винты кисеп киткән

news_top
Су коенучы кыз баланың аякларын көймә винты кисеп киткән
Михаил Захаров/архив

30 июльдә Красноярск районының Кече Царевщина авылында Сок елгасында фаҗига була. Су коенучы 12 яшьлек кыз көймәгә очрый, аның винтлары баланың аякларын кисә. Кыз үзе ярга чыга, аны әтисе хастаханәгә илтә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Табиблар баланың ике аягын да саклап кала алган. Хәзер ул реанимациядә, хәле стабиль авыр, дип бәяләнә. Хирурглар фаразлавынча, ул киләчәктә нормаль йөри алмаска мөмкин.

Баланы имгәткән көймә хуҗасы исә китеп бара, ул кешегә бәрелгәнен абайламый да, диелә хәбәрдә.

Соңрак аны тоткарлыйлар. Тикшерүчеләр гаепленең шәхесен ачыклый – ул Самарада яшәүче 52 яшьлек ир-ат булып чыга. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар