Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су коенганда нәни малай баткан, ә дуслары «качышлы уйнаганда югалды» дип алдаган

Малайлар өлкәннәрдән рөхсәт сорамыйча гына сулыкка барган.

news_top_970_100
Су коенганда нәни малай баткан, ә дуслары «качышлы уйнаганда югалды» дип алдаган
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәренең Первомайский районында Иня елгасында җиде яшьлек малай батып үлгән. Бала җомга көнне югалган, аның мәетен якшәмбе көнне генә тапканнар. Баланың анасы соңгы минутка кадәр могҗиза көткән, баланың мәете табылгач, ул аңын югалтып егыла язган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бала шунда ук батып үлмәгән. Аны агым алып киткән. Ул котылырга маташкан, ләкин көче җитмәгән. Баланың кулында тырналган эзләр табылган», — ди волонтерлар.

Мәрхүм баланың анасы могҗиза көтә, чөнки малайның иптәшләре башта ялган сөйли. Алар фаҗигане яшерә, имеш малай качышлы уйнаганда югалган. Балалар өлкәннәрдән рөхсәт сорамыйча гына су коенырга баруларын яшерергә маташа.

«10-11 яшьлек малайлар Иня елгасында су коена. Алар мәрхүм малайны да еш кына үзләре белән чакыра. Нәни малай әниләре җибәрмисен белә, бармый. Тик 23 июльдә малай иптәшләре артыннан чаба. Малайлар су коена, аннары ярга чыгалар, ә җиде яшьлек малай суда кала. Аннары аны агым алып китә башлый. Ярдагы кешеләр кычкырыша, бер кыз да моны күреп тора. Бер малай коткарырга кереп китә, ул барып та җитә, тик бу малайның үзен дә агым алып китә башлый. Ул курка һәм ярга таба чыгып китә. Аннары бу малай мәрхүм баланың анасыннан гафу үтенә, куркып калганын, коткармаганын әйтә. Башка балалар да качышлы уены турында алдауларын сөйлиләр», — ди волонтер кыз. 

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бала батып үлгән урында су сай, тик агым көчле. Иртән генә анда бер ир-ат батып үлә язган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100