Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су коенганда коронавирус иярәме?

Вирусолог төче сулыкта коенганда COVID-19 йоктыру ихтималы турында сөйләгән.

news_top_970_100
Су коенганда коронавирус иярәме?

Су коенганда COVID-19 вирусын йоктыру ихтималы бар икән. Бу турыда Н.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында бүлек җитәкчесе булып эшләүче профессор Александр Бутенко «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында чыгыш ясаганда әйтте.

Табиб сүзләренчә, вирусны авыру кешеләрнең эчәклегендә тапканнар, димәк, ул фекалийларда һәм бәвелдә була. Шуңа күрә су коенганда да вирус йоктыру куркынычы була.

«Бу [эчәклектә вирус табылу] шактый озак вакыт — 45 көн яки аннан да күбрәк вакыт дәвамында була. Ләкин бу очрак турында фаразларга гына мөмкин. Әгәр бу шулай булса, инфекция А гепатиты, дизентерия, холера авыруы булгандагы кебек йогарга мөмкин. Ягъни, бу „шакшы куллар авыруы“, шундый юл белән йогу мөмкин була. Ләкин моны исбатлаучы дәлилләр юк. Вирус фекалийларда һәм бәвелдә шактый күп күләмдә булганга күрә, шуңа охшаш очрак булуы бик ихтимал», — дип сөйли вирусолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100