Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су коенганда авырулар йоктырмас өчен нишләргә кирәк?

Ял итү өчен сулыклар сайлаганда бу җирнең су коенырга яраклымы-түгелме икәнен Роспотребнадзор сайтында тикшерергә кирәк.

news_top_970_100
Су коенганда авырулар йоктырмас өчен нишләргә кирәк?
pixabay.com/ru

Суда коенганда коронавирус инфекциясе йоктырып булмый, әмма җәен су коенганда башка куркынычлар янарга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.

Эссе һава торышы булганда су янында ял итү актуаль. Ял итү өчен сулыклар сайлаганда бу җирнең су коенырга яраклымы-түгелме икәнен Роспотребнадзор сайтында тикшерергә кирәк.

«Ачык сулыклар коронавирус инфекциясе чыганагы була алмый, чөнки суга күп күләмдә кояш нурлары тәэсир итә һәм вирусны үтерә. Ковид кешедән кешедә тамчы-һава юлы аша йога, ә вирусның су аша йога алуын раслаган дәлилләр бүгенге көндә юк», — диелә хәбәрдә.

Шулай да, сулыктагы яки тиешенчә чистартылмаган бассейндагы су авызга керсә, бу гельминтозлар йоктыру яки агулану куркынычы тудыра, аеруча балалар өчен, дип аңлата белгечләр. «Моның билгеләре диарея, косу гына түгел, ә колак, күз, тире һәм тын юллары инфекциясе дә була ала», — диелә хәбәрдә.

Моны булдырмас өчен балага бу куркынычлар турында аңлатырга, шешләрдә сатыла торган су эчәргә, краннан ага торган суны эчмәскә һәм балаларга да моны рөхсәт итмәскә кирәк, дип белдерде белгечләр.

Шулай ук кафеларда эчемлекләргә салына торган бозлар да куркыныч, аның нинди судан ясалганы билгесез. Савыттагы, шулай ук кайнатып ясала торган эчемлекләр куркыныч тудырмый. Шулай ук ашар алдыннан яшелчә, җиләк-җимешләрне юарга кирәк, диделәр Роспотребнадзорда.

«Балыкларны, моллюскларны, итне бары тик термик эшкәртү уздырганнан соң гына ашарга кирәк. Әзер ризыкны шундук ашарга кирәк, суыткычта тормаган азыкта микроорганизмнар тиз үрчи», — диелә хәбәрдә.

Кояшта озак йөргәндә тән тиресе янарга һәм тиредә яман шешләр барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә кояштан саклый торган кремнар, лосьоннар кулланырга кирәк. Су коенганда баланы күздән ычкындырырга, аны еракка йөздереп җибәрергә һәм кабартылган матрасларда, боҗраларда үзен генә калдырырга ярамый. Шулай ук баланы башка балалар карамагында һәм ялгызын гына машинада калдырмаска кирәк.

«Табигатьтә ял иткәндә баланы бөҗәкләр тешләвеннән дә саклау мөһим. Чага торган бөҗәкләр (бал корты, шөпшә, кигәвен), черки һәм талпаннар еш тешли», — дип өстәделәр ведомствода. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100