Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су коенган чакта өч үсмер батып үлгән

news_top_970_100
Су коенган чакта өч үсмер батып үлгән
"Татар-информ" архивы

24 июньдә Приморье краендагы Арсеньевка авылында 3 бала югала. Соңрак аларның суда батып үлүе билгеле була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Балалар бата башлаган дусларын коткарырга маташа, шул чакта барысы да һәлак була.

8-12 яшьлек 4 бала шимбә көнне үзләре генә елгага су коенырга бара. Шул чакта бата башлаган малайга ярдәм итәргә суга кергән тагын 2 баланы агым алып китә. Биредә 8 һәм 9 яшьлек ике малай, 12 яшьлек кыз бала югала.

«Агач тамырына ябышып исән калган бер малай судан чыга, әнисенә шалтырата һәм барысын да сөйләп бирә», –дигәннәр Тикшерү комитетында.

Мәетләрне коткаручылар һәм волонтерлар эзләп таба.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

«Комсомольская правда – Владивосток» белешмәсе буенча, балалар энесен коткарырга маташканда һәлак булган. 10 яшьлек Богдан, 9 яшьлек Сережа, 12 яшьлек Люда өйдән рөхсәтсез чыгып китә. Үзләре белән 8 яшьлек туганнан туган энеләрен дә алалар.

Көндезге 1ләрдә киткән балаларны 3ләр тирәсеннән соң күрүче булмый. 

Балаларны төрле районнардан килгән меңләп кеше эзли. Аларның апасы белән анасы эзләүне координацияли.

Гаилә төрле хисапларда тормый, балалар югалган көнне өйдә эчеп утыручы да булмый. Балаларга кечкенә сулыкта коенырга рөхсәт ителгән, ләкин алар, сүз тыңламыйча, елгага киткән. Танышлары бу гаиләне яхшы яктан гына искә ала.

«Без аларны гел сакладык. «Кечкенә елгада аяк чылатырга гына ярый», – дидек. Балалар бит инде. Мин аларны үзем генә үстерәм, ирем юк. Безгә ярдәм итүче бар кешегә рәхмәт», – ди югалган балаларның анасы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Руслан Суточкин
    Җаннары оҗмахта булсын🤲🏼
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100