Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су буенда шашлык ясаганда канализация коесына егылган хатын торба эченнән агып киткән

Аның мәете берничә километр ераклыкта тапканнар.

news_top_970_100
Су буенда шашлык ясаганда канализация коесына егылган хатын торба эченнән агып киткән
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендә бер хатын канализация коесына егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Узган шимбәдә 45 яшьлек хатын иптәшләре белән Миасс елгасындагы Куян утравына ял итәргә килә. Алар елга буенда шашлык ясыйлар, ял итәләр. 

Миасс елгасы буендагы коллектор каплап кына куелган була. Хатын-кыз «куаклар арасына гына барып киләм», — дип китә һәм әйләнеп килми. Ул югалгач, иптәшләре кичке тугызлар тирәсендә чаң суга башлый. Алар ачык коены күрәләр. Аның янында каплавыч материал ята. 

Соңрак ачыкланганча, хатын-кыз ике метрлы торба эченә егыла, су агымы аны агызып алып китә. Аның мәетен берничә сәгать эзлиләр. Хәзер коммуналь хезмәтләрне җаваплылыкка тартырга җыеналар.

«Мәетне суүткәргечнең Свердловск трактындагы төп насос станциясендә табалар», — дип сөйләгән сайтның хокук саклау органнарында эшләүче чыганагы.

Куян утравының мәйданы 19,5 гектар. Биредә чүп үләннәре һәм куаклар үсә. Кое капкачын металлоломга урлап алып киткән булулары ихтимал. Биредә кеше күп йөрмәгәч, коммуналь хезмәтләр капкач югалуын вакытында күрмәгән, әллә ябарга ашыкмаганнар — хәзер бу ачыклана, диелә хәбәрдә.

Прокуратура тикшерү башлаган. Чиләбе өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Наталья Мамаева сүзләренчә, шәһәрнең суүткәргеч системасына хезмәт күрсәтү һәм карап тору өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. 

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Владимир Шишков сүзләренчә, инженер коммуникацияләрен куллануның иминлеген тәэмин итмәгән вазифаи затлар ачыкланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100