
Казанның Вознесенский трактында хәрәкәт ике юнәлештә дә ачылды. Бу хакта бүген иртән Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Кичә, көчле яңгыр яву сәбәпле, Казанда берничә урамны су басты. Вознесенский трактында Фучик урамы ягыннан узу өлеше һәм М-7 трассасыннан шәһәргә керү урыны су астында калган иде, диелә хәбәрдә.