Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су басу һәм җылы июнь»: Татарстанда язын һәм җәй башында нинди һава торышы булачак

Ни өчен быел акчарлаклар каргаларга караганда иртәрәк кайтты, кайсы территорияләргә су басу куркынычы яный, чәчүлекләр белән ни булачак, Татарстан халкын һава торышы ниләр белән сөендерәчәк? Бу хакта «Татар-информ»га КФУ белгечләре сөйләде.

news_top_970_100
«Су басу һәм җылы июнь»: Татарстанда язын һәм җәй башында нинди һава торышы булачак
"Татар-информ" архивы

Кар кайчан эриячәк?

Казандагы метеомәйданчыкларда кар катламы биеклеге хәзер 59 см, бу нормадан шактый югары. Кар катламы тулысынча апрельдә эреп бетәчәк.

«Хәзер урамда кар күп әле. Казанда елдан-ел кар катламы биеклеге арта, әмма кар яуган көннәр саны кими. Хәзер метеомәйданчыкларда кар катламы биеклеге 59 см, бу нормадан югарырак. Күпьеллык күрсәткечләр буенча, бездә кар катламы тулысынча апрель урталарында эри», — диде КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Узган кышта декабрь аенда Казанда явым-төшемнәр җитәрлек булмады. Гыйнвар һәм февраль карлы булды, ә менә мартта явым-төшем тагын җитәрлек түгел. Узган кышта шәһәрдә дүрт тапкыр күп итеп кар яуды, бу көннәрдә тәүлегенә 10 ммдан күбрәк кар яуган иде. Шунысы да кызыклы, кар ял көннәре алдыннан яуды һәм шәһәр халкына, коммуналь хезмәткәрләргә артык авырлык тудырмады.

Казансу һәм Мишә елгалары ярларыннан ташаячак

Татарстанда ташу апрельнең икенче декадасында, гадәттәгедән берничә көнгә соңрак булыр дип фаразалана. Аның нинди тизлектә булачагы язгы процессларга бәйле.

«Идел бассейнында кар запасы җитәрлек һәм күбрәк тә — 120%, туфракта туң нык түгел. Ташу апрельнең икенче яртысында булачак. Казансуда, Коркачык тирәсендә, Мишә елгасында су басарга мөмкин», — диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Биектау районының кайбер авылларында, шулай ук Теләче, Питрәч, Кайбыч һәм Буа районнарында, Казан тирәсендә һәм башка җирләрдә су басу булыр дип көтелә. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм җәмгыять сәламәтлеге кафедрасы мөдире, профессор, орнитолог Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, быел акчарлаклар кара каргаларга караганда иртәрәк кайткан. Әгәр бу сынамыш дөрескә чыкса, безне күп су көтә.

Явым-төшемнәр җитмәү чәчүлекләргә тәэсир итәчәк

Россия Гидрометеорология үзәге фаразаларына караганда, явым-төшемнәр җитмәү безнең республикада май аенда сизеләчәк. Кызганыч, бу авыл хуҗалыгына начар йогынты ясарга мөмкин.

«Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына килгәндә, безнең территориядә явым-төшем күләме җитмәскә мөмкин. Бу кытлык май аенда булачак. Май-июнь авыл хуҗалыгы өчен аеруча мөһим, чөнки бу вакытта вегетация чоры башлана. Май аенда явым-төшем җитмәү бик куркыныч», — диде Юрий Переведенцев.

Шулай да, уңай фактор да бар. Быел төбәктә кар запасы бик күп тупланды. Әгәр яз бик җылы булса, кар елгаларга агып бетәчәк, әгәр инде яңгырлы һәм озакка сузылса, дым туфракка сеңәчәк.  

Ни өчен кара каргалар кышларга монда кала?

Тагын бер кызыклы күзәтү: соңгы елларда күчмә кошлар кышлыкка күпләп Казанда кала башлады. КФУ орнитологы әйтүенчә, быел ике меңгә якын кара карга кышка шәһәрдә калган.

«Бу антропоген тәэсиргә бәйле. Теләсә кайсы шәһәр — җылылык туплану урыны. Йортларны җылыту һәм предприятиеләрнең эшләве аркасында монда температура берничә градуска югарырак. Кешеләр кара каргаларны күргәч, алар әйләнеп кайткан икән дип уйлый. Шәһәр халкы кышларга калган кара каргаларны еш кына җылы яктан кайткан кошлар дип уйлый», — диде Илгизәр Рәхимов.

Кошларның үз-үзләрен тотышына климаттагы үзгәрешләр һәм глобаль җылыну йогынты ясый, дип аңлатты орнитолог. Әмма быел кара каргалар Татарстанга соңрак кайтты. Кешеләр аларны февраль ахырында түгел, ә мартта гына — узган атна ахырында очрата башлады. Кошларның соңга калып кайтуы кар явуга һәм суытуга бәйле икән.

Илгизәр Рәхимов җылы яктан кайткан кара каргаларны кышлаучыларыннан ничек аерырга икәнен дә аңлатты. Кайткан кошлар шактый сак кылана, чөнки әле очыштан стресс кичерә һәм бар нәрсәдән курка, шулай ук алар ябык була. Ә күгәрченнәр белән бергә аяк астында буталып йөргән, ризык «талаучылары» — монда кышлаучы кошлар. Алар арасында «Казан» каргалары гына түгел, ә Пермьнән, Ижаудан, Кировтан очып килгәннәре дә булырга мөмкин.

Кыш нәрсә белән истә калды?

Узган кыш соңгы ун елда Татарстан башкаласындагы иң салкыны булды. Ул 2009-2010 еллардагы кебек суык булды. Кыш дәвамында температура уйнавы да еш күзәтелде. Декабрьдә һәм февральдә уртача айлык температуралар нормадан түбән булды. Февраль аномалиясе -6 градусны тәшкил итте. Иң озакка сузылган салкыннар 15 февральдән 1 мартка кадәр дәвам итте.  

Узган кыштагы иң җылы көн 25 гыйнварда булды, ул көнне көндез һава 0,8 градуска кадәр җылынды. Ә иң салкын көн — 23 февральдә — Ватанны саклаучылар көнендә булды, температура -27 градуска кадәр төште. Шуны да әйтергә кирәк, мондый карсыз декабрьнең Казанда күптәннән булганы юк иде. Казанда кышның беренче аенда нибары 24 мм явым-төшем булган.

Азор антициклоны җылы алып киләчәк

Узган елның марты аномаль җылы булды һәм Казанда һава торышы рекордлар куйды. 2020 елның марты пандемия аркасында кертелгән үзизоляция чорына туры килде һәм климат буенча күбрәк Ростов өлкәсе язын хәтерләтте. Ә менә быелгы март Омскидагы язга охшаш. Салкын аномалия -2,5 градусны тәшкил итә. Шулай да күңелле хәбәрләр дә бар: киләсе декадада шәһәрдә һава температурасы климатик нормадан 3 градуска югарырак булачак.

«Без антициклонның уйсу өлешендә булдык, безнең аркылы окклюзия фронты узды, шуңа күрә соңгы ике көндә җепшек кар яуды. 24 һәм 25 мартта Азор антициклоны дулкыны киләчәк. Яхшы һава торышы көтелә, көндез кояшлы булачак, температура 5-6 градуска кадәр җылыначак», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ спикеры әйтүенчә, Казанда астрономик яз башланган инде, кояш Көньяк ярымшардан Төньяк ярымшарга күчкән. Уртача көнлек температура 0 градустан узгач метеорологик яз башлана. Гадәттә, Казанда бу ике ай кисешкәндә — 31 марттан 2 апрельгә кадәр була. Татарстан башкаласында март аенда уртача температура норма буенча -4 градусны тәшкил итә.

Апрельдә 10 градуска җылытачак

Казанда апрель аенда уртача температура нормадан бераз югары булыр дип көтелә, фаразлар картасы кызыл төскә буялган. Явым-төшемнәр күләме нормада булачак дип фаразлана. Ә менә май аенда явым-төшемнәргә кытлык булачак, ә температура нормадан югары булыр дип көтелә.

«Апрельдә температура марттагыга караганда 10 градуска югарырак булачак. Шул ук вакытта температура тиз арта, чөнки кояш югары күтәрелә», — диде КФУ профессоры.

Шәһәрдә апрельдә уртача температура 4-5 градус, ә майда 13 градус җылыны тәшкил итә.  

Җәй җылы булачак

Уртача тәүлеклек температура 15 градустан узгач, җәй башлана. Гадәттә, бу Казанда май ахырында була. КФУ эксперты сүзләренә караганда, хәзер кышкы чор кыскара һәм җәйге чор озыная. Күчеш чорлары — яз һәм көз дә кыскара.

«Җәйгә озак вакытлы фараз чама белән генә ясала һәм 60-70 процентка аклана. Казанда июнь аенда күпьеллык уртача температура якынча 17 градусны тәшкил итә, явым-төшемнәр шактый күп, 70 ммдан артыграк булырга мөмкин. Июльдә температура нормада булыр дип көтелә. Августка да фаразлар нормага якын: явым-төшемнәр 50 мм, ә температура якынча 17 градус булачак», — диде Юрий Переведенцев.

Ә менә сентябрьдә Казанда температура нормадан югары булачак дип фаразлана. Көзнең беренче аенда безнең полосада явым-төшемнәр җәйге чорга караганда азрак була. Җәй көне явым-төшемнәр яңгырларның актив булуы хисабына ява, соңгы вакытта дөньяда бу күренеш күтәрелеш кичерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100