Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анда көймә кирәк» - су басу турында беренче хәбәрләр килә башлады

news_top_970_100
«Анда көймә кирәк» - су басу турында беренче хәбәрләр килә башлады
"Татар-информ" архивы

Республиканың кайбер торак пунктлары су басудан зыян күрә башлаган да инде. Социаль челтәрләрдә Казанның Салмачы һәм Чаллы янәшәсендәге күпбалалы гаиләләр яши торган «Подсолнухи» бистәсендәге юлларны һәм йортларны су басуы турында хәбәр итәләр. 

Журналист Эльвира Шакированың да йорты Салмачы бистәсендә урнашкан. Ул безгә бистә халкының ел саен шушы уңайсызлык белән очрашуы турында әйтеп үтте. 

«Безнең Салмачы бистәсендә су басу гомерлек проблема инде ул. Ул үзе таулырак урында урнашкан. Аскы урамнарына ел саен су төшә. Мин үзем мондагы хәлләрне күреп, өй участогын сайлаганда махсус өске урамнан сайладым. Безнең йорт тирәләрендә су юк әле, ә менә урамның икенче очындагы йортлар янына якын килерлек түгел. Ул йортларда яшәүче кешеләр өйләренә ничек кереп-чыгып йөридер. Анда көймә кирәк…Су өйләренә дә керә торгандыр», - дип сөйләде ул. 

Бистәнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә дә урамнар буйлап агып ятучы “елга”ны видеога төшереп куйганнар.

«Бу проблеманы хәл итүче юк, аның белән көрәшмиләр дә. Бистәдә яшәүчеләр: “Барысын да аңлатып яздык, хәл итәргә вәгъдә бирделәр”, - дип ышана. Тик болар барысы да сүздә генә кала.  Әле бит су басудан тыш, бистәдә юллар булмау, бөкеләр проблемасы да бар. Без шуңа да әлегә шәһәрдә яшибез, анда тормыйбыз», - дип сөйләде Эльвира. 

Чаллы янәшәсендәге күпбалалы гаиләләр яши торган “Подсолнухи” бистәсендәге хәлләр дә утырып еларлык. Мондагы сулы-сазлы юлларда хәтта “КАМАЗ” машинасы батып калган, аның ярты ягы бөтенләй күренми.

 

Фото: © «Челны-онлайн»

Элиталы “Чаллы Яр” бистәсен дә су басу проблемасы читләп узмаган. Биредә күтәртелеп ясалган җәяүлеләр юлы гына коры, ә машина юлларыннан гөрләп кар сулары ага. 

 

Фото: © «Челны-онлайн» телеграм каналы

Чаллының БСИ юлындагы күпер астында да бик зур сулыклар җыелуы турында хәбәр итә «Челны-онлайн» телеграм каналы.

 

Автокаланың «КИП -Мастер» индустриаль паркы тирәсендә исә җыелган кар сулыкларында унбишләп машинаның номеры төшеп калган. Бүген бу урыннан су киткән инде. бер мәрхәмәтлесе әлеге номерларны җыеп, бер урынга тезеп куйган. “Кемнәр шушы көннәрдә номерларын югалтты, барып карагыз”, - дип язган ул телеграм-каналларда.

 

Фото: © «Челны-онлайн»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100