Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су баскан Херсон: үзәк мәйданда йөзеп йөргән аккошлар, агып барган йорт һәм миналар

news_top_970_100
Су баскан Херсон: үзәк мәйданда йөзеп йөргән аккошлар, агып барган йорт һәм миналар

Бүген Каховка плотинасы җимерелү сәбәпле, Днепрның түбән агымында булган торак пунктларны су басты. Су басу сәбәпле, Украина контролендәге дә, Россия контролендәге дә территорияләрдән кешеләрне эвакуациялиләр. Су басу аеруча Днепрның сул ярына – Россия контролендәге җирләргә яный. Биредән 22 мең кешене күчерергә кирәк.

«Телеграм» каналларда су баскан шәһәрләрнең видеолары чыкты. Бу – Херсон. Атыш тавышлары да ишетелә, кешеләр кайчандыр урам булган урыннан көймәдә йөзеп бара.

Яңа Каховка шәһәренең мәдәният сарае каршында – кайчандыр мәйдан булган урында – суда йөзгән пар аккошны күрергә була.

Көчле агым белән шәһәр урамнарына кондызлар да агып килгән.

Днепр утрауларында су биеклеге йорт түбәләренә кадәр җиткән, дип яза матбугат чаралары.

Шаһитлар Днепрдан агып барган йортны төшереп алган. Кешеләр, көлешеп, йортны төшерәләр. «Син әйбәт йорт идең, хуш, сау бул!» – ди кешеләр.

Днепр елгасы аша Украина гаскәрләре һөҗүм итмәсен өчен, яр буйларына миналар куйганнар иде. Агым ул миналарны агызып алып киткән, кайберләре шартлый башлаган.

Су басу нәтиҗәсендә йорт хайваннары да зыян күргән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100