Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су баскан Приморьеда кешеләр бозаулары белән түбәдә яши – видео

news_top_970_100
Су баскан Приморьеда кешеләр бозаулары белән түбәдә яши – видео

Көчле яңгырлар һәм «Ханун» тайфуны аркасында Приморье краен су басты. Җирле халык мондый хәлдә дә оптимистик рухын югалтмый. Ихата корылмалары түбәсендә йөргән бозау видеосы Интернетта чыкты.

Видео Уссурийскидан ерак түгел Загородное авылында төшерелгән булырга мөмкин. Кадрларда күренгәнчә, ир-атлар бозау белән бергә гараж түбәсенә менеп урнашкан һәм тыныч кына төшке аш ашыйлар. Шунда ук, түбәдә җыйнак кына палатка да бар, чөнки табигать бәла-казасының күпме дәвам итәчәге билгеле түгел.

Уссурийск шәһәрендә дамба җимерелгәч, «Семь ветров» микрорайонын су басты. Дамба җимерелү сәбәпләрен һәм бу хәлдә гаеплеләрне хокук саклау органнары ачыклый, әмма гидротехник корылманы тиз арада кире торгызырга кирәк, дип әйтте Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко. Шулай ук, ул төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелүен дә әйтте.

«Тикшерү нәтиҗәләрен көтәбез, гаеплеләр табылачак һәм аларга җәза биреләчәк. Хәзер подрядчыга әзерлек эшләре уздырырга кирәк. Анда 5 кеше, 2 бульдозер эшләгән, диделәр миңа. Дамба бөтен таләпләргә җавап бирсен өчен, аны бераз күмеп, тигезлибез», – дип язган Кожемяко үзенең «Телеграм» каналында.

Губернатор зыян күргән микрорайонда булган һәм андагы халык белән очрашкан. Кожемяко микрорайонда социаль хезмәт, административ комиссия, МФЦ вәкилләре белән штаб булдырырга кушкан.

«Һәр фатир, йорт буенча кешеләргә килгән зыянга объектив бәя бирү булырга тиеш. Моннан тыш, су киткәч тә, балалар бакчасына килгән зыянны билгеләргә һәм ремонт өчен смета төзергә кирәк. Балаларны вакытлыча башка бакчаларга урнаштырып торырга кирәк», – диде Кожемяко.

Шулай ук губернатор, крайда төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимы кертелә, диде.

«Бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен муниципаль бюджет һәм муниципаль ярдәм генә җитәрлек булмавын күрәбез. Төбәк дәрәҗәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында карар кабул ителде. Бу вазгыять буенча ярдәм чаралары арттырыла, бу – кешеләргә гадәттән тыш хәл аркасында килгән зыянга зур компенсация ясарга мөмкинлек бирә», – диде Кожемяко.

Узган атнада озакка сузылган яңгырлар һәм «Ханун» тайфуны аркасында Приморье краен су басты. Сишәмбегә булган мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә 1,6 меңнән күбрәк йорттан су киткән, крайның 14 муниципаль берәмлегендә 2845 йорт, 3221 бакча участогы, автомобиль юлларының 24 участогы су баскан килеш кала бирә.

Бу хәлләр тагын да кискенләшергә мөмкин. 17 августта тагын яңгыр көтелә. Аеруча катлаулы вазгыять төбәкнең көнчыгыш өлешендә булыр, дип фаразлана. Монда бик көчле яңгырлар, (12 сәгатькә 50 мм), көнчыгыш яр буенча секундына 32 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Петр култыгының көнчыгыш өлешендә дулкыннар биеклеге 4 метрга кадәр җитәчәк, шул сәбәпле диңгез күләме күтәрелә, пляжлар су астында калырга мөмкин. Шулай ук көнчыгыш яр буе елгаларында су күләме артып, елга ярларыннан чыгарга мөмкин. Якын-тирәдәге территорияләрнең дә су астында калу куркынычы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100