Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су баскан балалар бакчасыннан туксан сабыйны коткарганнар

Кубань якларында көчле яңгырлар яуганга, авылларны су баса. 

news_top_970_100
Су баскан балалар бакчасыннан туксан сабыйны коткарганнар

Туапсе шәһәрендә көчле яңгырлар ява. Балалар бакчасын су баскан. Бинадан 90 баланы эвакуацияләгәннәр. 13 сабыйны лейтенант Сергей Мерзликин алып чыккан. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән РЕН ТВ каналы  хәбәр итте.

«Полиция лейтенанты Степан Мерзликин эштә булмаган. Ул „Голубая стрела“ балалар бакчасына үз баласын алырга килә. Ләкин балалар бакчасында су биеклеге бик нык күтәрелгәнен күреп ала. Шуннан соң ул балаларны алып чыгарга ярдәм итә. Бакча хезмәткәрләре белән бергәләп сабыйларны коткаручыларга тапшыралар», — дип сөйләгән Волк.

Кубань якларында көчле яңгырлар яуганга, авылларны су баса. 30 торак пункт су астында калган инде. Автомобиль юллары, тимер юл рельслары су астында калган. Поездлар хәрәкәте туктатылган.

Төбәктә Гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

Һәлак булучылар турында мәгълүмат чыга башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100