Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су астында хәтерен югалткандыр». Дүрт балалы хатын Мисырда ял иткәндә югалган

news_top_970_100

Мисырның Хургада курортында дайвинг вакытында югалган хатынның 4 баласы бар. Ул бирегә Петербургтан ял итәргә килгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Турист хатын Хургада янындагы Гифтун утравы тирәсендә ире белән бергә су астына төшә. Ире арый һәм тирәнгә төшүен туктата, ә хатын тирәнрәк төшүен дәвам итә.

Мисыр басмасы белешмәсе буенча, югалган хатын тирәнлекнең тиешле чиген узып киткән.

Социаль челтәрләрдәге фотоларыннан күренгәнчә, бу гаилә су астына төшү белән мавыккан. Июльдә алар Төркиядә ял иткән. Антальядагы Тазы каньоныннан фотолар куйганнар.

Социаль челтәрдәге соңгы постлар 21 августта куелган. Мисыр басмалары, хатын 26 августта югалган, дип яза.

Хәзер эзләү эшләре бара. Экспертлар фикеренчә, хатын бик тирән төшкән, шунда ул хәтерен һәм ориентациясен югалткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100