Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су астына киткән иде» – 9 яшьлек малай су коенганда ярдан сикергән кызны коткарган

news_top_970_100
«Су астына киткән иде» – 9 яшьлек малай су коенганда ярдан сикергән кызны коткарган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Свердловск өлкәсендә 9 яшьлек малай суга батучы кызны коткарган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

16 августта Т. бабасы белән Шишкино авылы янында сулык янына ял итәргә килә. Шул чакта су буена ике кыз килә һәм берсе бата башлый.

«Кызлар икәү килгән. Олырагы кечерәген су коенырга кыстаган. Кечерәге яхшы йөзә белми. Ул ярдан суга сикергән дә бата башлаган. Су астына киткән инде. Минем улым аның янына йөзеп барган һәм ярга алып чыккан», – ди Т.ның әнисе.

Ул әлеге вакыйга турында белгәч, улы өчен бик курыккан.

«Кыз аны да су төбенә тартырга мөмкин бит. Алар ата-анасы белән булмаган бугай. Әйләнә-тирәдә өлкәннәр булган, тик ярдәмгә минем улым гына барган. Шаһитлар сүзләренчә, алар булышмакчы булган, тик улым тизрәк барып җиткән. Улым бу вакыйгага тыныч карый, без аның белән горурланабыз», – ди әни кеше.

Әни кеше сүзләренчә, кызларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Алар өйләренә кайтып киткән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килмәгән. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, якын арада герой-малайның туганнары белән элемтәгә чыгып, вакыйга турында белешәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100