Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: Су-30 самолеты төшкән йорттагы ике гаиләнең исән калу тарихы

news_top_970_100
Могҗиза: Су-30 самолеты төшкән йорттагы ике гаиләнең исән калу тарихы
https://38.mchs.gov.ru/

Иркутск шәһәрендә бүген Су-30 хәрби самолеты һәлакәткә очрады. Самолет торак йорт өстенә төште. Истребитель төшкән йорттагы гаилә могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бүген Су-30 истребителе Иркутск авиазаводының аэродромыннан очып китә. Ул кабул итү-тапшыру очышын ясаган. Ике пилот та һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Ольга Милешина исемле хатын гаиләсенең икенче туган көне 23 октябрьдә булды дип саный. Фаҗига мизгелендә ул кечкенә генә янкормага чыга, янкорма өйдән 5 метр ераклыкта гына була. Өй эчендә Ольганың анасы һәм 7 яшьлек улы кала.

«Мин чоланнан көч-хәл белән чыктым, өйгә керсәм, анда төтен баскан. Әнине һәм улымны алып чыктым, бакча аша күршеләргә киттек. Улым өчен бик борчылдым», – ди ул.

Ольганың машинасы янып беткән, ул өй янында парковкада булган. Өйнең стеналары ишелгән. Йорт ике фатирлы, берсендә Ольга гаиләсе яши. Икенчесендә – күршеләре.

«Күршеләр чыгып киткән иде. Самолет аларның ягына төште», – ди Ольга.

Хәзер ике гаилә дә туганнарында яшәп тора.

Иркутск шәһәренең шәхси сектордагы шәхси йортка самолет төшкән урында ачык янгын сүндерелде. Бер катлы шәхси йортка зыян килде, диелә Иркустк өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100