Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студотрядта хезмәт итү әҗере: аена 28 мең сум акча һәм эшкә урнашканда өстенлек

Татарстан студентлары 8 хезмәт отрядларында эшли, аена 20-28 мең сум хезмәт хакы ала.

news_top_970_100
Студотрядта хезмәт итү әҗере: аена 28 мең сум акча һәм эшкә урнашканда өстенлек

Кулында көче, йөрәгендә егәре булган яшьләр тик ятуны белми. Замана да шуны таләп итә: уку белән чиратлаштырып та, аннан тыш та, акча эшләүче студентлар байтак. Әгәр каршыңа эшкә урнашу мәсьәләсе килеп басса, иртәгәге көнеңне кайгыртып, студентлар отрядына кушылырга була. Әйтик, республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге дә бу җәһәттән булышырга һәрчак әзер. Быел, 10363 студент төрле отрядларда эшләп, мая тупларга өлгергән. Бу хакта “Татар-информ”га “студотряд” үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков әйтте.

– Ринат, студентлар отрядларында торуның нинди өстенлекләре бар?

– Студентларның хезмәт отрядлары турында сөйләгәндә, студентлар отрядының замана яшьләрен хезмәт белән тәрбияләве турында әйтеп узар идем. Кызганычка, бу өлкәдә булган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, замана яшьләре студентлар отрядына гына түгел, гомумән, хезмәткә карата дөрес фикердә түгел. Тырышып эшләргә, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карарга дигән төшенчә юкмы, әллә дөрес аңлап бетермиләрме? Икенче шарт, без, студентлар отрядлары, заманча икътисад һәм социаль формацияләрдә, заман студентын икътисадый яктан мөстәкыйль яшәргә өйрәтәбез. Төрле отрядларда хезмәт оеткысы алган студент үзенең беренче хезмәт хакын ничек эшләвен белә, акчаны нинди юллар белән эшләп булуга төшенә. Гомумән, бу аларның беренче хезмәт тәҗрибәсе буларак кыйммәтле.

– Бүген студентлар нинди өлкәләр буенча берләшә?

– 2017 ел нәтиҗәләренә килсәк, без ел саен үзебезнең студентлар хезмәт отрдяы хәрәкәтен саклыйбыз һәм 10000нән артык студент төрле отрядларда һәм хезмәт бригадаларында эшли. Болар студентларның төзелеш, педагогик, сәламәтлек саклау, ерак йөрешле поездларны озата баручылар, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү кебек юнәлешләр. Отрядлар саны бүген Татарстанда ведоствоара мөнәсәбәтләр эшчәнлеге турында сөйли. Без төрле министрлыклар аша күләмле эшләр ала алабыз. Быел ТР Министрлар кабинеты каршындагы ведомствоара координацион советның икенче җыены уза. Монда безне борчыган сораулар күтәрелә. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 2018 елда кабул ителәчәк проектлар, максатчыл программалар, студентлар отрядларын, үз җирлекләрендә төрле программаларда катнашу өчен җәлеп итү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Төзелеш диюгә, күз алдына беренче чиратта читтән килеп эшләүчеләр килә. Татарстан төзелеш отрядларына ихтыяҗ бүген ни дәрәҗәдә?

–Замана яшьләре, студентлар, төрле дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда, чит илләрдән килгән кунакларга караганда, беренчерәк торырга тиеш. Дөрес, берәүгә дә сер түгел, төзелеш оешмалары һәм подрядчиклар чит ил һәм БДИ илләре вәкилләрен эшкә ала. Монда башка мәсьәлә дә килеп чыга. Иртәгә чит илләрдән килгән бу белгечләр китеп барырга мөмкин, ә безнең республика объектларында кем эшләр? Менә бу төп мәсьәлә. Без моны чишү юнәлешендә эшләр алып барабыз. Безнең ведомствоара координацион советның җитәкчесе буларак, ТР вице-премьер министры Васил Шәйхеразиев та ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та безнең идеяләрне, инициативаны һәр яклап яклый һәм алга сөрә.

– Ел ахырына якынлаша, студентлар отрядлары быел нинди уңышлары белән мактана ала?

– Студентлар төзелеш отрядларының Бөтенроссия проектларыннан алып кайткан җиңүләре бар. Энергетика университеты студенты Тимур Хөснияров, РФ студентлар отряды арасында иң яхшы көрәшче буларак танылды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының “Казан” отряды командиры Булат Низаметдинов “Мирный атом-2017” Бөтенроссия студентлар төзелешендә иң яхшы комнадир булып танылды. Шул ук университетның “Ирбис” отряды “Көнчыгыш космодромы” Бөтенроссия студентлар төзелешендә 3 урынны яулады. 12 ел стажы булган Казан дәүләт энергетика университетының “Импульс” педагогик отряды традицион рәвештә, берничә ел рәттән иң яхшысы дип табыла һәм быел да ул “Анапа- балачак республикасы” фестиваленең Гран-Приена лаек булды. Моннан тыш, төрле отряд вәкилләренең аерым җиңүләре бар. Без аларның һәммәсе белән горурланабыз. Чөнки бу – Татарстан студентларының хезмәте. Алар – безнең төрле өлкәләрдә хезмәт куячак киләчәк буын белгечләре. Алар студент тормышы тәмамлангач та, һөнәри яссылыкта җиң сызганып эшләүчеләр булыр дип ышанып калам.

– Студентларның хезмәт отрядлары Казан, Чаллы, Алабуга, Зәй, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә һәм Чистай, Буа районнарында оешкан төстә эшли. Нигә ул шулай аз? Нигә башка районнарда оешмаган ул?

– Бу – урта һөнәри яки югары уку йортлары булмавында. Кайбер районнарда студентлар юк, алар белем алу өчен эре шәһәрләргә китә. Без бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә, һөнәри уку йортларында, студентлар эшчәнлеге оешмалары булдыруга керешәбез. Бу эш нәтиҗәләр дә бирә. Барлык студентларның 1500е теге яки бу отрядларга керергә теләк белдерде. Әйтик, Татарстанның агросәнәгать өлкәсе ел саен өстәмә эш көченә мохтаҗ. Бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында.

Эшкә урнашу бер хәл, хезмәт хакы алу буенча кыенлыклар булмыймы?

– Соңгы 7-8 елда безнең студентлар мондый кыенлык белән очрашканын белмим. 2000 еллар башында булды әле ул, әмма алар уңай хәл ителде. Районнардан да, штаблардан да шикаятьләр килгән юк. Беләсезме, ул нигә юктыр, чөнки предприятиеләр ел саен эшче көчләргә мохтаҗ. Аларга хезмәт хакларын тоткарлау файдага түгел. Шулай ук мәгълүмат секунды белән тарала торган заманда, теләсә нинди “ЧП” турында башка илдә яшәүче кеше белергә мөмкин. Бу шулай ук берәүгә дә кирәкми.

– Студент отрядларында эшләүчеләр күпме акча ала?

 8 төр юнәлештәге отрядларның эшчәнлекләрен айлык хезмәт хакы күләме буенча анализласак, саннар мондый. Иң “байлары” - транспорт өлкәсендә һәм энергетика профилендәге отрядларда эшләүчеләр. Уртача эш хакы 28 мең сумны тәшкил итә. Педагогик отрядта эшләүчеләр (балалар лагереның бер сменасы – 21 көн) – уртача 11,5 мең сум, Краснодар өлкәсе лагерьларында – 5,5 мең сум акча эшли. Авыл хуҗалыгы отрядларында хезмәт куючылар уртача 18 мең сум хезмәт хакы ала. Төзелеш отрядларында эшләүче студентлар, эшнең катлаулылыгына карап, 17-26 мең сум акча алган. Хезмәт күрсәтүгә махсуслашкан отрядларда эшләгән студентларга 17 мең сум хезмәт хакы бирелгән. Җитештерү отрядларында уртача хезмәт хакы – 20 мең сум.

– Берәр студент, кызыгып, шундый студент отряды әгъзасы булырга тели, әмма районда бу хәрәкәт оешмаган икән, ул нишли ала?

– Студент булгач, кая да булса укый дигән сүз. Әгәр ул эре уку йорты икән, анда студентлар отряды штабы булырга мөмкин. Юк икән, районның яшьләр эшләре идарәсе була. Аңа анда килеп, заявка калдырырга кирәк, ә исемлек безгә килә. Андый студентлар белән шәхси эш алып барачакбыз.

– Студентлар эшкә ничек урнаша? Отрядларга эш бирүчеләрдән мөрәҗәгать киләме, әллә сез үзегез йөреп табасызмы?

 Эшнең төрле формалары бар. Югары уку йорты ректорат яки мәшгульлек үзәге аша мөстәкыйль рәвештә эш тапкан очраклар да юк түгел. Болар Казан федераль һәм Энергетика университетлары. Аларның андый куәте дә, эш бирүчеләр базасы да бар. Ник дигәндә, алар профиль буенча белгечләр әзерли һәм эш бирүче оешмалар белән якын мөнәсәбәттә тора. Монда ректорат, администрация студентларга җәйге каникул чорында эш табарга ярдәм итә. Әйтик, энергетик отрядлар Татарстанда гына түгел, Башкортстанга да барып эшли, Мәскәү, Брянскида да эшләделәр быел. Әгәр студентларга һөнәри әзерлек кирәк икән, аларны курсларга җибәрәбез. Бишенче ел рәттән, республика программасы нигезендә шундый курслар узачак. Белем алу бушлай.

– Оешмалар таләп иткән кадәр урынны эшче көчләр белән тәэмин тә аласызмы?

 Безгә биргән бер генә эш урыны да быел буш калмады. 10363 студент эшле булды. Җәен эшләргә теләүче студентлар саны күбрәк. Киләсе елга студентлар өчен 15 мең эш урыны булдырыла икән, аларның барысы да тулачак.

– Хезмәт отрядларында торган студентлар, укуын тәмамлагач, нинди юнәлеш буенча китә?

– Төрле профильле отрядларда торган студентлар көндәшлеккә сәләтлерәк һәм хезмәт базарында аларга ихтыяҗ зуррак. Алар әзерлекле, һөнәри мәктәп үткән, алар хезмәттәшлек мөнәсәбәтенең, коллективта эшләүнең ни икәнен белә. Чыннан да, эш бирүче, бер көн эш тәҗрибәсе булмаганга караганда, студент отрядлары “шулпасын эчүчеләрне” сайлап ала. Аларның һөнәри юлларына килгәндә, әйтик, педагогик отрядларда эшләүчеләр карьераларында зуррак уңышка ирешә, эшчәнлекләрен максатчанрак алып бара. Чөнки балалар лагерендә эшләгән кеше укучылар белән ничек эшләргә кирәклекне белә, аңлый, характер һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхсән якын килү методы белән эшли. Төзелеш отрядларында эшләүчеләр, укуны тәмамлагач, төзелештә бригадир, төрле юнәлешләр җитәкчесе булып урнаша.

– Ринат, башкарган эшләр дә, ирешкән уңышлар да бихисап. Тик барысы да ал да гөл түгелдер. Бүген сезне нәрсә борчый?

 Дөрес, минем йөрәгемне тырнап торган авыру бар. Бүген яшьләргә игътибар булмауда ул. Вакытлы матбугатта, булсын ул федераль, республика яки җирле басма, студентлар отряды, яшьләр темасы кызык түгел. Республика каналларына да скандал, криминал, җинаять күрсәтү отышлы. Болар да кирәкле темалардыр, әйтмим. Нигә без медицина отрядларында эшләүче студентлар турында күрсәтмибез? Алар поликлиника, хастаханәләрдә кече медицина хезмәткәрләре булып эшли, авыруларга ярдәм итә, тәрбия кыла. Балалар бакчасы, хастаханә, мәктәпләр төзүче, юллар салучы төзелеш отрядлары турында язмыйбыз. Авыл хуҗалыгы отрядлары турында да ләм-мим. Ипи үстерүче студентлар күләгәдә кала бирә. Студентлар отрядлары гына түгел, яшьләр темасы бөтенләй икенче, арткы планда. Кызганыч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100