Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студентларның, аспирантларның стипендиясен ничә сумга арттыралар?

news_top_970_100
Студентларның, аспирантларның стипендиясен ничә сумга арттыралар?
"Татар-информ" архивы

Россия вузларында бюджетта укучы студентларның стипендиясен инфляциянең фаразланган күләме буенча арттыралар. База вариантында бу сумма 1967 сум (хәзер әлеге сумма 1755 сум), бу сумма минималь хезмәт хакының 16,6 процентын тәшкил итә. Бу турыда «Российская газета» яза.

Студентларның социаль яклау кирәк булган категориясе өчен стипендия аена 2 953 сум була.

«РГ» белешмәсе буенча, бу саннар Россия Мәгариф министрлыгы әзерләгән карарда язылган. Әлеге документ «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның пландагы периодына федераль бюджет турында» федераль закон проекты нигезендә игълан ителгән. Әлеге проект хөкүмәт тарафыннан хупланган һәм Дәүләт Думасына тапшырылган.

Шулай итеп 2023-2024 уку елында түбәндәге түләүләр була (аена сумнарда):

713 – квалификацияле эшчеләрне, хезмәткәрләрне һәм урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча укучыларга;

1 073 – көллиятләрдә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучылар өчен;

1 967 – югары белем алучы студентлар өчен (бакалавриат, специалитет, магистратура);

2 953 –  бакалавриат, специалитет һәм магистратурада укучы студентлар өчен социаль стипендия;

3 873 – аспирантурада укучы аспирантлар, ординаторлар, ассистент-стажерлар өчен;

9 296 – аспирантурада Россия Мәгариф министрлыгы билгеләгән әзерлек юнәлешләре буенча фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча укучы аспирантлар, ординаторлар, ассистент-стажерлар өчен; ординатура программалары буенча – 9 866 сум; ассистентура-стажировка программалары буенча – 3 873 сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100