news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Студентларның стипендияләрен арттыралар

news_top
Студентларның стипендияләрен арттыралар
Фото: © «Татар-информ»

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар ай саен 2,2 мең сум күләмендә стипендия алачак. Министрлар Кабинетының шул хактагы карары рәсми порталда чыкты.

Иң зур түләүләр дәүләт фәнни тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендәге учреждение аспирантларына каралган – 8,3 мең сум.

Документ буенча, моңа кадәр 2024-2026 елларда бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары өчен стипендия күләме 2 176 сум тәшкил иткән, аспирантлар һәм ординаторлар өчен – 2 974 сум.

2026 елның сентябренә кадәр күрсәтелгән программалар буенча укучылар 2 263 сум алачак, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар – 3 093 сум, ә дәүләт фәнни-тикшеренү учреждениеләре аспирантлары – 8 384 сум.

Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучы студентларга 824 сум күләмендә стипендия каралган, шул ук сумма квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү программасы буенча укучыларга түләнәчәк. Югары уку йортларында квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү программасын үзләштерүчеләр ай саен 590 сум алачак.

Моннан тыш, 2028 елга кадәр стипендияләрне әкренләп арттыру планлаштырыла. Шулай итеп, бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары 2 546 сум, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар – 3 480 сум алачак. Калган төркем студентлар да бераз арттырылган түләүләр алачак, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар