Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студентларны кимсеткән өчен медуниверситет укытучысы Гөлнара Шәймәрданованы куганнар

Биология фәннәре докторы ияге имгәнгән студент кыздан көлгән һәм хиҗап кигәнен хурлаган.

news_top_970_100
Студентларны кимсеткән өчен медуниверситет укытучысы Гөлнара Шәймәрданованы куганнар

Казан медицина университетында студентларны кимсеткән өчен биология фәннәре докторы, гистология кафедрасы доценты Гөлнара Шәймәрданованы эшеннән куганнар.

31 гыйнварда Mash Iptash телеграм каналында икенче курс студенткасы Дана Лоцкихның мөрәҗәгате чыкты. Анда студентка 18 гыйнварда булган имтихан биргәндә булган вакыйга турында сөйли. Кызның 2020 елда ияге биш урыннан сынган булу сәбәпле, кимчелеге була. Укытучы аның зачеткадагы элекке фотосын күргәч, "иягең генә түгел, баш миең дә авышкан" ди. Аудиториядә хиҗаплы кызга да бәйләнә. Бер сорауга җавап бирә алмаганы өчен "син бөтен мөселманнарны хур итәсең. Бөтен милләтне. Хиҗабыңны сал", ди.

Дана елый башлагач, ул аны "елама, пластика ясатырсың да, бетәр", дип юата. Әмма инде соң була.

Гөлнара Шәймәрданова 30 дан артык хезмәт авторы, чит илләрдә хезмәтләре чыга, 2013 елда арка миен регенерацияләвен уйлап тапкан өчен диплом да ала. Ягъни, эшендә зур белгеч. Әмма, аңлашылганча, студентлар белән эшли белми.

Бу вакыйгадан соң университетта тикшерү башлана һәм шушы һәм башка студентларны кимсетү фактлары ачыклангач, укытучыны куалар.

Студент кыз канәгать булуын әйткән. "Миңа мораль компенсация дә, җинаять җаваплылыгы да кирәк түгел. Гаепле җәзасын күрергә тиеш. Киләчәктә укыта алмасын", - дигән булган кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100