Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студентларга стипендия арта?

news_top_970_100
Студентларга стипендия арта?
Фото: © "Татар-информ", Егор Никитин

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы югары уку йортларына стипендияне яшәү минимумына кадәр арттырырга киңәш итте. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы урынбасары Константин Могилевский шул хакта сөйләгән. Ведомство университетларга хатлар юллаган инде. Хәзер вузлар студентларга түләү суммасын мөстәкыйль рәвештә билгели. Ләкин дәүләт стипендиянең минималь күләмен чикләргә җыена.

«Ике стипендия (социаль һәм академик) суммасы яшәү минимумыннан кимрәк булмаска тиеш. Ягъни, бу стипендия яшәү чыганагы булган кешеләр өчен тормышка ашырылачак», – дигән Могилевский.

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яшәү минимумы 14375 сумнан 15453 сумга кадәр артты. Ул пенсионерлар, эшләүче кешеләр һәм балалар өчен төрле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100