news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Студентлар Казан тулай торакларындагы тараканнардан зарлана - видео

Икенче катта ремонт ясагач, тараканнар өске катларга күченде, ди студентлар.

news_top
Студентлар Казан тулай торакларындагы тараканнардан зарлана - видео

Казанда КФУ тулай торагында яшәүче студентлар тараканнардан зарлана. Бөҗәкләр плинтус, обой, җиһазлар астына керә, бүлмә буйлап йөгерешеп йөри. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тараканнар төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. КФУ студентлары төшергән видеода зур, кечкенә тараканнар йөрүе күренә.

Ролик янына язылган белешмәдән аңлашылганча, икенче катта ремонт ясаганнар, шуннан соң тараканнар өске катларга күченгән, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр дә КФУ тулай торагында тараканнар булуы турында видео социаль челтәрләрдә таралган иде. Университетның матбугат хезмәте исә әлеге видеода чынбарлык сурәтләнмәгән, дип аңлаткан, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар